Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бәлешле өй җылы була

«Берегиня» пенсионерлар клубы әгъзалары тик тормый, концертлар белән төрле оешмаларга, санаторийларга баралар. Бу юлы исә без Түбән Кама «Милосердие» үзәгендә дәваланучылар өчен чыгыш ясадык. Биредә дару белән генә дәвалап калмыйлар, авыруларга сәнгать һәм музыканың да уңай йогынтысы зур икәнлеген аңлыйлар. Бу үзәктә эшләүче Галина Сабирова - үзе дә танылган җырчы,...

«Берегиня» пенсионерлар клубы әгъзалары тик тормый, концертлар белән төрле оешмаларга, санаторийларга баралар. Бу юлы исә без Түбән Кама «Милосердие» үзәгендә дәваланучылар өчен чыгыш ясадык.

Биредә дару белән генә дәвалап калмыйлар, авыруларга сәнгать һәм музыканың да уңай йогынтысы зур икәнлеген аңлыйлар. Бу үзәктә эшләүче Галина Сабирова - үзе дә танылган җырчы, атказанган сәнгать эшлеклесе, еш кына күңел ачу чаралары оештыра, төрле коллективлар белән очраштыра. Шулай итеп, ял итүчеләргә ямансулап ятарга сәбәп юк.

Безне анда чакыргач, шатланып риза булдык. Һәр концертка ныклап әзерләнәбез, шуңа күрә программабыз бик кызыклы һәм эчтәлекле итеп төзелә. Бу чарабыз «Кура җиләкле бәлеш» уңаеннан уздырылды. Календарьда шундый көн бар икән.

Артистларыбыз Валентина Әсфәндиярова, Валентина Капкачева, Александра Замякина, Фаяз Гәрәев яраткан җырларын татар, украин, рус телләрендә башкардылар, шулар арасында кура җиләге турындагысы да бар иде. Аза Прокофьева чегән һәм моряклар биюе белән чыгыш ясады. Ял итүчеләр арасында үзләре яраткан җырларны башкаруны сораучылар да булды.

Бәлешләрнең кешедә тудырган уңай тәэсире турында үзем сөйләдем. Өйдә бәлеш пешсә, бәйрәм рухы күтәрелә, хуш исе барлык мәшәкатьләрне оныттыра. Туганнарыңны һәм дусларыңны чакырып аның белән чәй эчү дә ничек рәхәт! Күптән исбатланган факт - бәлешләр пешкән йорт ямьлерәк, җанлырак, тормыш та уңышлырак була.

«Милосердие» үзәге үзендә иң матур сыйфатларны - авыруларга җылы караш, игътибарлылык, кайгыртучанлык туплаган. Шуңа күрә ветераннар биредә бик теләп дәвалана. Җитәкче Ләйлә Әхмәдишина шуларның барысын да оештыра белә.

Земфира РӘХИМОВА
«Берегиня» клубы җитәкчесе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев