Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Бәхетле көн»дә өйләнештеләр

19 сентябрь пәнҗешәмбе көн булуга карамастан, Түбән Камада 15 пар язылышкан. Сәбәбе – 19.09.2019 ел датасының матур күренүендә.

Беренче өйләнешүчеләр – Наилә һәм Руслан Харисовлар. Алар моннан биш ел элек, нәкъ 19 сентябрьдә танышкан булганнар.
– Саннар магиясенә бик үк ышанмыйбыз. Танышкан көнебезгә туебызны да туры китерергә теләдек, – диләр алар.
Саннар магиясенә ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше. Ә мондый саннарда язылышу – яшьләр арасында аеруча популяр.
– 19 сентябрь – матур даталарның берсе. 19.09.19 үзенчәлекле сан булып санала. Гадәттә, безнең Түбән Камада гына түгел, башка шәһәрләрдә дә мондый көннәрдә язылышырга теләүчеләр күп була», – ди ЗАГС идарәсенең баш белгече Румия Сәхәпова.
Сүз уңаеннан, киләсе айда тагын мондый «матур» сан бар. Ул – 19.10.19. Һәм бу көнне өйләнешергә дип, 19 гариза бирелгән инде. Әмма яшьләр гаилә бәхетенең бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшәүдә, тугрылыклы булуда икәнен дә аңласыннар иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев