Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Биш мең бирәләр

2017 елның гыйнвар аенда пенсионерларга 5 мең сум күләмендә компенсация түләнәчәк. Аны алыр өчен Пенсия фондына килергә дә, гариза язарга да кирәкми. Компенсация Россия Федерациясе терри-ториясендә яшәүче һәм Пенсия фондыннан пенсия алучы пенсионерларга бирелә. «Түбән Кама муниципаль районында аны эшләүче һәм эшләмәүче 78 меңнән артык пенсионер алачак», - дип аңлата...

2017 елның гыйнвар аенда пенсионерларга 5 мең сум күләмендә компенсация түләнәчәк. Аны алыр өчен Пенсия фондына килергә дә, гариза язарга да кирәкми.
Компенсация Россия Федерациясе терри-ториясендә яшәүче һәм Пенсия фондыннан пенсия алучы пенсионерларга бирелә. «Түбән Кама муниципаль районында аны эшләүче һәм эшләмәүче 78 меңнән артык пенсионер алачак», - дип аңлата шәһәрнең һәм районның Пенсия фонды җитәкчесе Лариса Семенова.
2016 елда Россия Пенсия фондыннан түләгән пенсияләр 4 процентка артты, эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе индекса-цияләнде. 2017 елда исә РФ Хөкүмәте индексация ясауның элеккеге тәртибенә кайту турында карар кабул иткән. Шулай итеп, 2017 елның 1 февралендә эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 2016 елда сатып алу бәяләре үсеше индексына бәйле рәвештә индексацияләнәчәк. Ә 1 апрель-дә аның күләме 2016 елда пенсионерның яшәү минимумы үсеше индексын исәпкә алып билгеләнә.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X