Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Биологик чистарту корылмасы – әһәмиятле объект

Татарстан Республиасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Түбән Камада булып китте. Ул «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыятендәге яңа гына реконструкцияләнгән хуҗалык-көнкүреш суларын чистару узелын ачуда катнашты. Чистарту корылмасын файдалануга тапшыру тантанасына, шулай ук, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, «Түбән Кама Нефтехим»ның директорлар Советы рәисе Владимир Бусыгин һәм...

Татарстан Республиасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Түбән Камада булып китте. Ул «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыятендәге яңа гына реконструкцияләнгән хуҗалык-көнкүреш суларын чистару узелын ачуда катнашты. Чистарту корылмасын файдалануга тапшыру тантанасына, шулай ук, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, «Түбән Кама Нефтехим»ның директорлар Советы рәисе Владимир Бусыгин һәм «ТАИФ» компанияләр төркеме җитәкчеләре дә килгән иде.

Әлеге узел 1966 елда сафка кертелгән булган. Аңа алдагы реконструкция 1980 елда ясалган. Ул вакытта комплексның егәрлеген 4 мәртәбә арттырып, чистартыла торган суның күләме тәүлеккә 213 мең кубметрга кадәр җиткерелгән.
Чираттагы реконструкция суны чистартуга таләпләр артуга бәйле. Хәзерге вакытта эшнең беренче чираты тәмамланган - хуҗалык-көнкүреш суларын механик чистарту узелы төзелеп беткән.
 
Технологик схемадагы беренчел көнкүреш тондыргычлардан баш артырга туры килгән. Хәзер, ком тоткычлардан соң, су агнытысы, көнкүреш һәм химик элементлардан аергыч аркылы узып, күчерү камерасы аша биологик чистарткычка юнәлә.
 
Икенче чиратны сафка кертү барышында химик элементлар белән пычранган су агынтысын механик юл белән чистарту узелы яңартылачак. Аның схемасына өстәмә җиһазлар: судагы органик кушылмаларны бетерү, полимерлар һәм флотаторлар җыю өчен бассейн кертү планланлаштырыла.
Ә 1918 елда биредә промышленность сулары өчен яңа коллектор төзергә керешәчәкләр. Аның озынлыгы 13 километрга җитәчәк һәм промышленность мәйданын чистарту корылмалары белән тоташтырачак. Шул ук вакытта коллектор кешеләр яшәгән урыннардан тиешенчә ерактан узачак.
Биологик чистарту узелының эше белән танышканнан соң, Рөстәм Миңнеханов әлеге объектның мөһим инвестиция проекты булуын ассызыклады. «Икенче чиратны файдалануга тапшыру да озак көттермәс дип ышанабыз», - диде ул.
Чистарту узелына реконструкция ясауда башкарылган эшләре өчен предприятие җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре әйтте.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев