Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Билгеләнү

Узган атна башында Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителгән иде. Әлегә кадәр бу вазифаны башкарган Дмитрий Анатольевич Филиппов үз теләге белән эштән киткән. Конкурста катнашырга теләүеләр гаризаларын 20нче мартка кадәр тапшыра ала. 21-28 март көннәрендә сайлап алу эшләре төгәлләнгәч, шәһәр Советы утырышында әлеге вазифага кем эшкә алынуы...

Узган атна башында Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителгән иде.
Әлегә кадәр бу вазифаны башкарган Дмитрий Анатольевич Филиппов үз теләге белән эштән киткән. Конкурста катнашырга теләүеләр гаризаларын 20нче мартка кадәр тапшыра ала. 21-28 март көннәрендә сайлап алу эшләре төгәлләнгәч, шәһәр Советы утырышында әлеге вазифага кем эшкә алынуы хакында хәбәр ителәчәк.
* * *
Муниципаль район башкарма комитетында да шактый үзгәрешләр булган. Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесенең гадәттән тыш хәлләр, гражданнар оборонасы һәм террорчылыкка каршы эшчәнлек мәсьәләләре буенча урынбасары итеп Вячеслав Лазарев билгеләнгән. Моңа кадәр ул ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлеген җитәкләгән.
Ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлеген исә әлегә кадәр салым хезмәте инспекциясе бүлегендә эшләгән Илдар Мөдәфис улы Ильясов җитәкләячәк.
Муниципаль район башкарма комитетының Хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау бүлегенә җитәкче итеп әлегә кадәр табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль хезмәт идарәсе баш белгече Инзилә Илалетдин кызы Госманова билгеләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев