Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бикмурзин китә

«Түбән Кама Нефтехим» предприятиесенең генераль директоры Азат Бикмурзин башка эшкә күчү сәбәпле, эштән азат ителгән.

Акционерлар карары белән «химия»нең яңа генераль директоры итеп Айрат Сафин билгеләнде. Ул моңа кадәр «Казаньоргсинтез»ның этилен заводын җитәкләгән. Бу кандидатураны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та хуплаган.
Азат Бикмурзин «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятендә 1990 еллар башыннан эшли башлый. Һөнәр юлын гади аппаратчыдан башлап, смена начальнигы, мастер, цех начальнигы урынбасары, цех начальнигы завод директоры, генераль директор урынбасары һәм генераль директор дәрәҗәсенә күтәрелә. Ул җитәкчелек иткән чорда «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятендә шәһәрнең экологиясен яхшырту максатыннан шактый эшләр башкарылган. 2014-2020 елларга исәпләнгән дүртенче экологик программа тормышка ашырылган. 2001 елдан атмосферага чыгарылган зарарлы матдәләр 68 процентка ка кимегән, ә товар җитештерү 2 тапкырга диярлек арткан икән – бу җитәкченең эшне оештыра белү нәтиҗәсе.

Фото НТР сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев