Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Без тәҗрибә куяннарымы

Әле дә түзбез инде без, җәмәгать: һавабызны агулыйлар, суыбыз эчәргә яраксыз - ә без үч иткәндәй яши бирәбез. Дөрес, төрле яман шеш авырулары белән чирләүчеләр арта бугай, тик рәсми чыганаклар нигәдер дәшми, югыйсә, беренче чиратта алар чаң кагарга тиеш булса да. Гади халык та дөнья куып, бу проблемага игътибар итми....

Әле дә түзбез инде без, җәмәгать: һавабызны агулыйлар, суыбыз эчәргә яраксыз - ә без үч иткәндәй яши бирәбез. Дөрес, төрле яман шеш авырулары белән чирләүчеләр арта бугай, тик рәсми чыганаклар нигәдер дәшми, югыйсә, беренче чиратта алар чаң кагарга тиеш булса да. Гади халык та дөнья куып, бу проблемага игътибар итми.

Сизгәнсездер, сишәмбе көнне шәһәр урамнары сасы ис белән тулды. Тәрәзәне ачуга, борыннарны ярып кергән сасы искә чыдый алмыйча, тәрәзәләрне ябып куярга мәҗбүр булдык. Шәһәрнең башка урамнарында яшәүче танышлар да сасы истән зарланды. Роспотребнадзор хезмәткәрләре һаваны анализга алганнар алуын да, тик аның нәтиҗәләре билгеле булганчы ук ышанып әйтә алам: бар да нормада, бар да яхшы булачак. Халыкның күңелен күрү өчен, бәлки, нормадан бераз гына тайпылыш табарлар һәм безне агулаучы компаниягә зурлап 10-15 мең штраф та салырлар. Экологлар ни әйтсә дә, ни дип тынычландырса да, һавага зарарлы матдәләр таралуны иң беренче итеп аллергиклар һәм балалар сизә. Табибка чират торучылар арасында тыны кысылып, йөткереп җәфаланучылар арта.

Ул краннан ага торган суны әйтегез инде сез. Шәһәребездә краннан су эчәргә куркабыз бит. Фәлән миллион сумнарга төшереп "Станция очистки воды» төзеп куйдылар куюын да, тик суның сыйфаты гына үзгәрмәде. Хәзер суның сыйфаты начар булуга торбаларның искергән булуын (шәһәр төзелгәннән бирле алыштырылмаган) сәбәп итәләр. Бәлки кайчан да бер торбалар алыштыру җаен табарлар, ул вакытта инде су чистарту корылмалары искереп беткән булыр.

Күпләр суны чишмәләрдән ташырга тырыша, ә моңа җае чыкмаганнар фильтрлар сатып ала. Кибетләрдән яки таратучылардан пластик шешәләрдәге суларны эчүчеләр дә шактый.

Тик монысы - ике начарның берсен сайлау гына шул. Шешәдәге суның рекламасына ышансаң, алар иң чиста, иң файдалы су. Алга киткән илләрдә шешәле сулардан күптән баш тартсалар да, без әле һаман шешәле су эчәбез. Иң файдалы су дип мактансалар да, Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәргән тикшерүләр аларның бары 18 проценты гына чишмә яки кое суы икәнен ачыклаган. Калганнары фильтрдан чыккан кран суы икән. Болар инде микро- һәм макро- элементлардан чистартылган "үле су". Мондый су эчкән кешеләр төрле авыруларга тизрәк бирешә, дип кисәтә табиблар.

Хәзер шунысы кызык бит: нәрсә сорасаң да бер стандарт җавап: "бюджетта моның өчен акча салынмаган, яки финанслау каралмаган". Урыс әйтмешли "На нет и суда нет". Яшибез инде шулай, үлеп торабыз, туып торабыз. Тик туучылар арасында сәламәтләре генә азайганнан-азая.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев