Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Без тагын бергә

Иске ел белән хушлаштык, яңасына аяк бастык. Кулыгызда «Туган як»ның бу елдагы беренче саны. Һәр яңа туган көн кебек, Яңа ел да һәркемнең күңелендә зур өметләр уята. Чөнки кеше алдагысын һәрчак яхшыга гына юрарга гадәтләнгән. Шуңа күрә Яңа елга аяк басканда күңел гел шатлыклар гына тели. Яңа елның тагын бер...

Иске ел белән хушлаштык, яңасына аяк бастык. Кулыгызда «Туган як»ның бу елдагы беренче саны. Һәр яңа туган көн кебек, Яңа ел да һәркемнең күңелендә зур өметләр уята. Чөнки кеше алдагысын һәрчак яхшыга гына юрарга гадәтләнгән. Шуңа күрә Яңа елга аяк басканда күңел гел шатлыклар гына тели.
Яңа елның тагын бер ягы бар. Еллар алышынганда хушлашу белән кавышу янәшә була: узганы белән хушлашу, яңасы белән очрашу. Хәер, еллар гынамы икән?.. Бу ел башыннан газетабызны беренче мәртәбә кулларына алучылар да бар, билгеле. Алар белән очрашу күңелләребезгә шатлык өстәсә, шул ук вакытта, бераз гына ямансу да. Чөнки төрле сәбәпләр аркасында «Туган як»ка язылмыйча калганнар да юк түгелдер. Әгәр аларга газетабызның бу санын укырга туры килсә, шуны искәртәбез: онытып, яраткан газетагызга язылмагансыз һәм ул килми башлагач күңелегезгә нәрсәдер җитмәгән кебек тоела икән, әле соң түгел, аны февральдән яки башка айлардан ала башларлык итеп язылырга була.
Бу елга 3 меңнән артык тираж белән килеп кердек. Дусларның тугрылыгы гадәти булмаган шартларда сынала, дигәндәй, газета өчен катлаулы вакытта аңа язылучыларны нәкъ менә тугры дус белән чагыштырып булыр иде. Газетаны узган ел алдыручыларга мәгълүм булса да, быел аңа беренче мәртәбә язылучыларга шунысын да искәртеп узыйк: әле берәр ай элек кенә «Туган як» НТРмедиа-холдинг компаниясенә кушылды. Бу үзенчәлекле күчеш чорында, әлбәттә, мәшәкатьләр генә түгел, кыенлыклар да байтак. Чөнки һәрбер яңалыкның уңай яклары да, тискәреләре дә була. Әнә шул катлаулы чорда теләктәшлек күрсәтеп, бергәләшеп аңлашып эшләгәндә генә, кыенлыкларны югалтуларсыз җиңеп чыгарга мөмкин.
Ә инде «Туган як»ның эчтәлегенә килсәк, аны тагын да кызыклырак, күркәмрәк итү газета укучыларыбызның активлыгына да бәйле. Әгәр сез үзегезне шатландырган вакыйгалар турында язсагыз, борчыган проблемаларыгыз һәм күргән гыйбрәтле хәлләр белән уртаклашсагыз, аның эчтәлеге тагын да баерак булыр.
Киләчәктә дә бергә калыйк, хөрмәтле газета укучыларыбыз!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев