Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Без булдырабыз!

Узган санда Түбән Камада 46 студентка төрле премияләр һәм стипендияләр тапшырылуы турында язган идек. Шуларның 15е - унбишенче тапкыр уздырылучы Түбән Кама муниципаль районы башлыгы премиясенә диплом эшләре һәм проектлар конкурсы җиңүчесе. 31 студент шәһәрнең яшьләр сәясәте үсешендә актив катнашканнары өчен шәһәр мэрының исемле стипендиясенә лаек булды. Бүләкләнүчеләр арасында беренче...

Узган санда Түбән Камада 46 студентка төрле премияләр һәм стипендияләр тапшырылуы турында язган идек. Шуларның 15е - унбишенче тапкыр уздырылучы Түбән Кама муниципаль районы башлыгы премиясенә диплом эшләре һәм проектлар конкурсы җиңүчесе. 31 студент шәһәрнең яшьләр сәясәте үсешендә актив катнашканнары өчен шәһәр мэрының исемле стипендиясенә лаек булды.
Бүләкләнүчеләр арасында беренче урынга Түбән Кама медицина көллиятен быел гына тәмамлаган Лилия Билалова ия булган. Кыз шәфкать туташлары әзерләүче бүлектә белем алган. Аның диплом эше хәзерге көндә актуаль темага багышланган, ул «Медицина һәм социаль өлкәләрдә татуировка ясау белән бәйле проблемалар» дип атала. Табиблар тәнгә татуировка ясауның еш кына сәламәтлеккә зыян салып кына калмыйча, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин булуы турында әйтә. Статистика буенча, 18-30 яшьтәге һәр дүртенче кешенең (шуларның 65 проценты - хатын-кызлар) тәнендә кимендә бер рәсем бар.
Алдагы тормышын медицина белән бәйләүче кеше буларак, Лилия кешеләргә татуировка ясатуның никадәр куркыныч булуы, сәламәтлек һәм социаль яктан куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеге турында ассызыклады.
Хәзер кыз Санкт-Петербургта И.И.Мечников исемендәге Төньяк-Көнбатыш дәүләт медицина университетында белем алуын дәвам итә. Лилия язган диплом эшенең фәнни җитәкчеләре медицина көллияте укытучылары Гөлфия Вәлиевага, Рәмзия Галимуллинага һәм Ольга Карповага Түбән Кама муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
 
Шул ук көллияттә студентлар союзы әгъзасы да, Студентлар лигасында эшләгән, яшьләр арасында актив эш алып баручы Гүзәл Исламова да укый. Бу көнне ул шәһәр башлыгының исемле стипендиясенә лаек булды.
«Миңа мондый җәмәгать тормышы бик ошый, шәһәр һәм республикакүләм уздырыла торган чараларда катнашам. Һәр минутың уку һәм эш белән узса, күңелсезлекләр турында уйларга вакыт калмый», - ди кыз. Фармацевтлар әзерләүче бүлекнең дүртенче курсында белем алу белән беррәттән, аптекада эшләргә дә өлгерә ул.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X