Туган як

Түбəн Кама шәһәре

Шәһәр һәм без

Берьюлы унысына!

Түбән Каманың берь-юлы ун студенты Россия хөкүмәте стипендияләренә лаек булды. Мансур Яруллин, Аяз Ибраһимов, Эдуард Галиев, Тимур Рәхимов, Илназ Юнысов, Альберт Хәлиуллин, Айсылу Баһаветдинова, Тимур Борисов, Леонид Ильин һәм Тимур Тарасов - «коммерческий» институтларда файдасыз диплом сатып алу өчен акча туздырып йөрүчеләр түгел, ә тормыш өчен кирәкле белгечлек алып чыгачаклар....

Түбән Каманың берь-юлы ун студенты Россия хөкүмәте стипендияләренә лаек булды.
Мансур Яруллин, Аяз Ибраһимов, Эдуард Галиев, Тимур Рәхимов, Илназ Юнысов, Альберт Хәлиуллин, Айсылу Баһаветдинова, Тимур Борисов, Леонид Ильин һәм Тимур Тарасов - «коммерческий» институтларда файдасыз диплом сатып алу өчен акча туздырып йөрүчеләр түгел, ә тормыш өчен кирәкле белгечлек алып чыгачаклар. Аларның сигезе - нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумында, ә калган икесе агропромышленность колледжында укый. Хөкүмәтнең акчалата бу бүләкләрен (сүз уңаеннан, аз түгел- 16 меңнән 48 мең сумга кадәр) тапшыру тантанасында үз студентларын әлеге уку йортларының директорлары Татьяна Куприянова һәм Алмаз Кадыйров котлап, үзләре сайлаган һөнәрнең чын осталары булуларын теләделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев