Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

Бер елны Татарстан делегациясе составында Польша һәм Германиядә туристик сәяхәттә булырга туры килгән иде. Анда алган тәэсирләр бүген дә күңелгә тынгылык бирми. Еш кына җаннарны өтеп, йөрәкләрне чеметеп ала, баш миен бораулый. Мәгълүм булганча, Гитлер безгә сугышны Брест крепостен бомбага тотудан башлый. Менә без Советлар Союзы Герое, хәрби фәннәр докторы,...

Бер елны Татарстан делегациясе составында Польша һәм Германиядә туристик сәяхәттә булырга туры килгән иде. Анда алган тәэсирләр бүген дә күңелгә тынгылык бирми. Еш кына җаннарны өтеп, йөрәкләрне чеметеп ала, баш миен бораулый.
Мәгълүм булганча, Гитлер безгә сугышны Брест крепостен бомбага тотудан башлый. Менә без Советлар Союзы Герое, хәрби фәннәр докторы, профессор, инженерлык гаскәрләре генерал-лейтенанты, фашистлар тарафыннан бозга катырып үтерелгән керәшен кешесе Дмитрий Карбышев проекты буенча төзелгән әлеге крепость белән танышабыз. Искитмәле ул. Дөрес, бераз җимерелгән урыннары да бар. Монысы дошман калдырган «яра». Ул чакта стеналарына бик күп исемнәр уелган иде. Фамилияләреннән күренгәнчә, арада татар һәм башка милләт вәкилләре исемнәре дә бар. Кем белә, араларында бәлки безнең Түбән Кама районы бөркетләре дә булгандыр?! Без әлеге исем-фамилияләр алдында башыбызны иеп, озак кына тын да алмыйча басып тордык. Үзебезнең делегация исеменнән крепость итәгенә «мәңгелек ут»ны хәтерләткән җете кызыл розалардан ясалган венок салдык.
Татарстанның Питрәч районында туган керәшен татары, соңрак Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлаган майор Петр Гаврилов һәм аның сугышчан иптәшләре чын мәгънәсендә батырлык үрнәге күрсәткән биредә. Немец крепостьны көн-төн бомбага тота, яңадан-яңа көчләр туплап, һөҗүм итә. Әмма безнең егетләр аны кире кага һәм дошман зур югалтулар белән чигенергә мәҗбүр була.
Өстәмә ярдәм килмәгәнлектән, сугышчыларның хәле мөшкелләнә. Ашарга ризык, су, патроннар бетә. Әмма крепостьны саклаучылар соңгы тамчы каннарына кадәр көрәшә. Хәтта кул сугышына кадәр барып җитәләр. Ләкин беркем дә ак флаг күтәреп чыкмый. Тикмәгә генә крепостька - «Герой-крепость», ә П.Гавриловка Советлар Союзы Герое исемнәре бирелмәгәндер.
Әйе, крепостьны саклаучылар - Ватаныбыз иминлеге, аны фашизм коллыгыннан коткарып калу өчен җаннарын фида кылган бөркетләр. Алар бит, фашист илбасарлары басып алып, халкыбызны кол итмәсеннәр өчен сугышты, кан койды, һәлак булды.
Үлем газапларын күреп,
Сират күперләрен үтеп,
Җиңде татар егетләре -
Тарихларда гамәлләре.
 
Федор ЕРМАКОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X