Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бергәләп тотынсак кына...

Шәһәребездә һәм районыбызда, милли мәнфәгатьләрне кайгырту йөзеннән, Түбән Кама Иҗтимагый советы координация төркеме буларак оешкан «Татарлар-ТК» милли бердәмлек шурасының бер-бер артлы берничә күчмә утырышы булып, анда гореф-гадәтләребезне яңартуга, телебезне саклауга, мәдәниятебезне үстерүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр тикшерелде һәм шул ук көннәрдә, озакка сузмыйча, алга куелган бурычларның кайберләре тормышка ашырыла да башлады.

Милләт язмышы

Коронавирус пандемиясе сәбәпле,  еш очрашып булмаса да, «Татарлар-ТК» төркеме әгъзаларының чираттагы өченче утырышы Аксакаллар шурасы офисында үткәрелде. Дөрес, милли бердәмлек төркеменең бөтен әгъзалары да килмәгән иде. Шулай булса да, әлеге утырышта кайбер мөһим мәсьәләләр күтәрелде. 
– Түбән Камада «Татарлар-ТК» милли бердәмлек шурасын оештырып, без өлгер булып чыктык. Күптән түгел, республика башкаласында да, Татарстан Президенты каршында татар телен үстерү һәм саклау комиссиясе эшли башлады, ул үзенең беренче утырышын уздырды да инде, – дигән сүзләр белән ачып җибәрде 27 июльдә уздырылган киңәшмәне «Татарлар-ТК» җитәкчесе Хәмзә Баһманов. 
Чыннан да, Түбән Камада оешкан милли бердәмлек шурасының да төп максаты – милли мәнфәгатьләрне кайгырту, инде башкалада оешкан комиссиянең дә, «татар телен саклау һәм үстерү» дигән исеменнән күренгәнчә, шул бер үк максат. Максатлар – бер һәм аларны тормышка ашыруны да үзара бердәмләшеп, ярдәмләшеп башкару зарур.
Бу уңайдан, Хәмзә Әзәл улы, тиз көннәрдә, башкалада оешкан Татар телен саклау һәм үстерү комиссия җитәкчесе Марат Әхмәтов белән элемтәгә чыгу кирәклеген белдерде. Әлбәттә, бу үзара танышып, кул кысышу гына булмыйча, шунда ук эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру максатында,  тәкъдимнәребезне җиткереп хат язу кирәклеген ассызыклады. Киләсе  очрашуларга кадәр хатка кертеләчәк тәкъдимнәрне тәгаенли торырга кушып, утырышның башка көн тәртибенә күчте.
Милли бердәмлек шурасының узган күчмә утырышларының берсендә, координация советы әгъзалары, татар ярдәмләшү төркеме булдыру кирәклеге турындагы мәсьәләне күтәргәннәр иде. Моңа үзебезнең төбәктә эшчәнлек алып баручы милли җанлы җитәкчеләрне һәм эшмәкәрләрне җәлеп итү бурычы куелды. Әлеге чираттагы утырышта бу мәсьәлә яңадан кузгатылды. Эшне сүздә генә калдырмыйча, якын арада гамәлгә ашыра башларга сүз беркетелде. 

Әлбәттә, моның өчен, беренче чиратта, алга куелган бурычларны төгәл билгеләү зарур. Бүген-ге көндә шәһәребездә, районыбызда милләттәшләребезне нәрсәләр борчый, нинди проблемалар бар, аларны гамәлгә ашыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Җитәкчеләр, эшмәкәрләр белән очрашканчы, бу сорауларга анык җавап булырга тиеш иде. Киңәшмәдә сүз нәкъ шул турыда барды.
Һәм бу юнәлештә беренче адым ясалды да: 31 июльдә (Корбан бәйрәме) татар эшмәкәрләре һәм җитәкчеләр белән очрашу үткәрелде. Әңгәмә барышында киңәшмәдә кабул ителгән мөһим мәсьәләләр дә кузгатылды. 
Чираттагы адым – 6 август көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Татарлар-ТК» милли бердәмлек шурасының тагын бер күчмә утырышы булды. Бу утырышның көн тәртибенә Татарстанда татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтовка хат юллау буенча тәкъдимнәрне тикшерү кертелгән иде. Әлбәттә, мәсьәлә алдагы утырышта ук кузгатылганлыктан, тәкъдимнәр шактый җыелган. Шуңа күрә, аларны кабул итү гомуми килешү нигезендә булды. Шулай итеп, хатка язылачак тәкъдимнәрнең иң әһәмиятлеләре бер дистәгә якын җыелды. Шәһәребез предприятиеләре җитәкчеләре һәм җирле эшмәкәрләр белән булган очрашуда, бары тик үзебезнең төбәккә кагылышлы милли мәсьәләләр генә күтәрелгән булса, монысында инде республика югарылыгында хәл ителергә тиешлеләре тәкъдим ителде. Алар арасында, иң беренче чиратта, милли мәктәпләр булдырып, аларны башка гадәти мәктәпләр белән чагыштырганда үзара югары көндәшлек дәрәҗәсенә күтәрү, шулай итеп, ата-аналарда һәм балаларда милли мәктәпләргә карата кызыксыну уяту; аерым милли программа нигезендә төбәкләрдә музейлар булдыру, искеләренә реконструкция ясау, яңарту, экспонатларын баету, эшләрен җанландыру; татарның йөзек кашы булган Сабантуйларның дәрәҗәсен күтәрү, аларны дәүләт бәйрәме буларак аерым көн итеп билгеләү һ.б. шундый җитди тәкъдимнәр кабул ителде. 
Әлбәттә, болар барысы да зур тырышлык таләп итә торган, озак вакытка исәпләнгән эшләр. Әмма шунысы тәгаен билгеле – алар үтәлгән очракта, милли үсешкә зур этәргеч бирәчәк. 
Фәрит Имамов.

Фотода эшмәкәрләр белән очрашу /фото вацаптагы «Татарлар-ТК» төркеменнән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев