Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бергәләп катнашканнар

Узган елның декабрендә шәһәрнең территориаль җәмәгать үзидарәсе Советлары игълан иткән «Яңа ел лифты» конкурсына йомгак ясалды. Түбән Каманың иллеләп лифты Яңа ел тематикасына туры китереп бизәлде: стеналарына мишура, чыршы уенчыклары эленде, бәйрәм символикасы куелды.Кешеләр бу эштә актив катнашты. Шулай да, бизәкләр, уенчыклар лифт йөрешенә комачауларга тиеш түгел. Соңыннан жюри әгъзалары...

Узган елның декабрендә шәһәрнең территориаль җәмәгать үзидарәсе Советлары игълан иткән «Яңа ел лифты» конкурсына йомгак ясалды.
Түбән Каманың иллеләп лифты Яңа ел тематикасына туры китереп бизәлде: стеналарына мишура, чыршы уенчыклары эленде, бәйрәм символикасы куелды.Кешеләр бу эштә актив катнашты. Шулай да, бизәкләр, уенчыклар лифт йөрешенә комачауларга тиеш түгел. Соңыннан жюри әгъзалары бәя биреп, иң-иңнәрен ачыклады. Нәтиҗәдә, беренче урын Химиклар урамындагы 66нчы йорт лифтына, икенче урын Студентлар урамындагы 32нче йортның икенче подъездында урнашкан лифтка, өченче урын Студентлар урамындагы 30нчы йорт лифтына бирелде.
Моннан кала, торак йорт эчен бизәүчеләр арасында иң яхшылары ачыкланды. Беренче урынга Гайнуллин урамындагы 6нчы йорт ия булды. Йортны бизәүдә биредә яшәүчеләрнең күбесе катнашкан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев