Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Берёзка» сәүдә үзәге янындагы юлның чокырларын ямауга керешкәннәр

Шинников проспектында «Берёзка» сәүдә үзәге янындагы юлның чокырларын ямауга керешкәннәр.

Түбән Камада Менделеев урамы киселешеннән алып Вахитов проспекты буенча 23 нче йортка кадәрге юлны төзекләндерәчәкләр. Участокның озынлыгы 550 метр тәшкил итәчәк.

Биредә ремонт эшләрен 25 июльгә кадәр төгәлләргә планлаштыралар.

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Радик Хаҗиев сөйләвенчә, быел, шулай ук, Шинников проспектыннан алып Менделеев урамы буенча 32 нче йортка кадәр 320 метр озынлыктагы участокны төзекләндерәчәкләр.

Моннан тыш, Гайнуллин урамы буенча 250 метр озынлыктагы участокта ремонт эшләре башкарылачак. Барлык ремонт эшләрен 15 августка кадәр төгәлләргә планлаштыралар.

Бу максатларга ТР торак пунктларда булган асфальт-бетон өслеген төзекләндерү программасы кыссаларында 100 млн. сум бүлеп биргән.

Шулай ук, быел программа буенча 31 нче микрорайонда төзелеп килүче «Адымнар» мәктәбе янындагы һәм Кама Аланында юл чатыннан алып «Аквамарин» бассейнына кадәрге юл ремонтланачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев