Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Беренчелекне алдылар

Түбән Каманың Н.Лемаев исемендәге мәйданы «Елның иҗтимагый киңлеге» номинациясендә җиңүче дип табылган. «Инде» интернет басмасы укучылары нәкъ шундый фикердә. Басма редакциясе быел Казанда һәм Татарстанда иң әһәмиятле вакыйгалар һәм кешеләр турында мәгълүмат җыеп, 13 номинация буенча тавыш бирү оештырган. «Елның иҗтимагый киңлеге» номинациясенә шәһәребезнең Н.Лемаев исемендәге мәйданы белән бергә Казандагы...

Түбән Каманың Н.Лемаев исемендәге мәйданы «Елның иҗтимагый киңлеге» номинациясендә җиңүче дип табылган. «Инде» интернет басмасы укучылары нәкъ шундый фикердә.
Басма редакциясе быел Казанда һәм Татарстанда иң әһәмиятле вакыйгалар һәм кешеләр турында мәгълүмат җыеп, 13 номинация буенча тавыш бирү оештырган. «Елның иҗтимагый киңлеге» номинациясенә шәһәребезнең Н.Лемаев исемендәге мәйданы белән бергә Казандагы «Калейдоскоп» паркы һәм Горки-Ометьево урманы, Лаештагы «Камское море» иҗтимагый киңлеге тәкъдим ителде.
Исегезгә төшерәбез, Н.Лемаев исемендәге мәйдан 2017 елда «Елның иҗтимагый киңлеге» республика программасы кысаларында һәм «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе ярдәме белән яңартылды. Ул заманчалыгы, архитектурасы, мәгълүмати технологияләр кулланылышы, лазер проекциясе булган фонтаны белән аерылып тора.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев