Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бердәм, тату булып яшик

Ислам динендә бары тик ике бәйрәм бар, диләр. Шуларның берсе Ураза гаете булса, икенчесе – Корбан гаете. Әмма Түбән Камада бу бәйрәмнәр ничектер тыйнак уза иде. Быел исә, Корбан гаете, башка еллардан аермалы буларак, аеруча купшы һәм матур итеп оештырылды. Бигрәк тә «Гаилә» паркында чын бәйрәм рухы хөкем сөрде. Аның мөселманнар өчен никадәр әһәмиятле булуын башка милләт һәм дин вәкилләре дә күрде.

Алга таба иртә укылачак
Корбан сүзе гарәпчәдән «якынаю», «якын булу», дип тәрҗемә ителә. Бу мөбәрәк бәйрәм көненә мөселманнар алдан ук әзерләнә. Кечкенәдән үк хәтерлим, бабай, әти гает намазына мәчеткә чыгып киткәч (ә бу ул вакытта бик иртә иде), өйдә табыннар әзерли башлыйлар, коймак пешерәләр иде.  Быел да гает намазы бик иртә – иртәнге сәгать 5 нче яртыда укылды. Шулай да, гыйбадәт кылучылар күп булды. Елдагыча, мәчет эченә сыймаган халык өчен келәмнәр урамда җәелде. Төнлә яңгыр яуса да, табигать бәйрәм намазын укырга комачауламады. Иң куанычлысы – намазга әти-бабайлары белән бергә сабыйлар да басты. Аларның олыларга охшатып, бөтен нәрсәне җиренә җиткерергә тырышулары  сокландырды. Элекке еллардагыча, тамаша карагандай басып торучылар күренмәве дә куандырды. Гадәттәгечә, зур экранда вәгазь һәм намазның турыдан-туры трансляциясе барды. 
Намаздан соң кемдер мәчет тирәсендәге сәүдә киоскларыннан тәм-томнар сатып алып кайтып китте, кемдер шунда утырып сыйланды. Аерым урында яңа чалынган ит сатылды. Сәдака әрҗәләре янына килеп, хәер салып, шундагы бабайлардан дога кылдыручылар да байтак булды. Бу мизгелдә үз вакытын көткәндәй, яңгыр да сибәли башлады.
– Соңгы елларда Корбан гаете, җәйгә туры килә. Ә без тәртип буенча, корбанлыкны озак тотарга тиеш түгел. Шуңа күрә намаз вакытын күчердек, алдагы елларда да иртә укыячакбыз, – дип аңлатты Түбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе, үзәк мәчет имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов һәм яуган яңгырларның шифалы һәм файдалы булуын теләде.

Үз таләпләре бар
Намаздан соң мәчет артында эш кайнады. Кешеләр корбанлык сарыкларын сайлап алдылар, аларны чалдырып, эшкәрттереп, алып киттеләр. Быел үзәк мәчет хезмәткәрләре барысын үзе оештырды: алдан сарыкларны сатып алып, берникадәр вакыт аерым урында тотып ашатты, сатуга алып килде, чалу, эшкәртү эшләрен башкарды. Шуңа күрә бар җирдә дә тәртип хөкем сөрде. Сарыклар аерым бер урында тупланылганлыктан, киртә янына килеп сайлап алу мөмкинлеге тудырылды. Корбан малына да таләпләр бар ягъни ябык, йөри алмаслык аксак; бер колагының, бер мөгезенең яки койрыгының өчтән бер өлеше киселгән; бер күзе сукыр, колаксыз яки койрыксыз хайваннарны чалырга ярамый. Үзәк мәчет саткан корбан сарыкларының бәясе, авырлыгына карап, 8000-15000 сум тәшкил итте.   

Бергәләп бәйрәм иттеләр
13.00 сәгатьтә исә «Гаилә» паркында бәйрәм чаралары башланды. Яңгыр күптән туктап, кояш ялтырап чыгып, тирә-юньне киптереп өлгергән иде. Элегрәк биредә тамаша уздырып, берничә мастер-класс күрсәтеп, уеннар оештыру белән чикләнсәләр, бу юлы оештыручылар бик тырышты – «Гаилә» паркы гөрләп торды. 
Сәхнәдә «Ихлас» үзәге мөгаллимәләре тырышлыгы белән сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтелде. Шәһәрдәшләребезне Салих хәзрәт Ибраһимов та котлап, Аллаһы Тәгаләнең кылган изге гамәлләрнең, корбаннарның кабул булуын, гаиләләргә иман, һидаят, тынычлык, иминлек бирүен, динебез һәм милләтебез өчен файдалы булырга насыйп итүен сорады.
Якында гына кул эшләре осталары ярминкәсе узды. Түбән Каманың алтын куллы мөслимәләре үз тырышлыклары белән теккән, чиккән, бәйләгән һәм ясаган төрледән-төрле әйберләр алып килгәннәр. Кемнәрдер сокланып карап йөрде, сатып алучылар да күп булды. Күркәм гадәт буенча, хатын-кызларны яулыклар, шарфлар бәйләргә өйрәттеләр. Якында гына яшь кызлар кул чукларына мехенди остасыннан хына ярдәмендә рәсемнәр төшерттеләр. 
Бәйрәм бу көнне барысын берләштерде дию хата булмас. Мәсәлән, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы да катнашып, Корбан гаетенә багышланган тематик күргәзмә әзерләде. Медицина хезмәткәрләре исә теләгән һәр кешегә төрле авырулардан саклану чаралары турында сөйләделәр. Ә яшь рәссамнар аллеясендә өйрәнчек балалар үзләре кәгазьгә төшергән Татарстан мәчетләре белән таныштырдылар. 
Чараларның иң күбесе, әлбәттә, балалар өчен оештырылды. Парк буенча мультфильм геройлары булып киенгән аниматорлар йөрде, «Актай» ат спорты мәктәбеннән китерелгән пониларга да атланып йөрергә теләүчеләр бар иде... Спорт ярышларында, уеннарда җиңгән, викториналарда дөрес җавап биргән өчен фишкалар бирделәр, аларны балалар бүләкләргә алыштырдылар. 
Сәүдә рәтләрендә халык хәләл ризык, тәм-том сатып алды. Аланлыкта пледлар салып, табын корып утыручылар да күренгәләде. Чараларда мөселманнар белән бергә, башка милләт һәм дин вәкилләре дә катнашуы куандырды. Мөслимәләрне алар, нигездә, яулык бөркәнеп, озын күлмәк киеп йөрүчеләр, дип кабул итәләр, ә бу көнне оста куллы асылбикәләр булуын да күрделәр, бик теләп бәйләгән уенчыкларын, бизәнү әйберләрен һ.б. сатып алдылар. Бер шәһәрдә бер гаилә булып яшәгәч, кайгы-шатлыкларны уртаклашу, бәйрәмнәрне бергә үткәрү матур гадәткә әйләнеп бара. Алга таба да шулай бердәм булып, татулыкта гомер итәргә насыйп булсын иде.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев