Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бераз сабыр итик

Түбән Каманың өч поликлиникасында капиталь ремонт бара. Кайбер шәһәрдәшләр табибларның башка бинада кабул итүенә, төзекләндерү эшләренең һаман тәмамланмавына ризасызлык белдерә. Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Венера РӘХИМОВА матбугат конференциясе уздырды. Иң күп ремонт эшләре беренче поликлиникада башкарыла - аның мәйданы 5800 квадрат...

Түбән Каманың өч поликлиникасында капиталь ремонт бара. Кайбер шәһәрдәшләр табибларның башка бинада кабул итүенә, төзекләндерү эшләренең һаман тәмамланмавына ризасызлык белдерә. Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Венера РӘХИМОВА матбугат конференциясе уздырды.
Иң күп ремонт эшләре беренче поликлиникада башкарыла - аның мәйданы 5800 квадрат метр тәшкил итә. Хәзерге вакытта планлаштырылганның 25 проценты үтәлгән, ремонт ясалган бүлмәләргә мебель кайтартыла, шушы көннәрдә белгечләр анда күченеп, авыруларны кабул итә башлаячак. Калган өлешендә эш дәвам итә.
Эшнең иң зур күләме - 68 проценты консультация-диагностика поликлиникасында башкарылган. Иркен, якты коридорлар, ачык төсләр, уңайлы утыргычлар, яңартылган кабинетлар... Биредә терапевтлар һ.б. белгечләр кабул итә башлаган. Ремонт тәмамлану белән, хирургия корпусы да эшли башлаячак.
- Балалар поликлиникасы 50 процентка төзекләндерелде, мебель һәм медицина җиһазлары урнаштырылды. Табиблар кабул итә башлады, - дип аңлата сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы. - Түбәнкамалылардан бераз сабыр булуларын үтенәбез. Эшләрне билгеләнгән вакытка тәмамларга тырышырбыз. Әмма беренче урында тизлек түгел, ә сыйфат булырга тиеш.
Вакыт дигәннән, төзү-монтажлау эшләре 30 ноябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. Җиһазлар кайтарту белән медицина учреждениесе биналары тулысынча сафка басар дип көтелә. Яңалыклар да юк түгел. Авыруларны кабул итү вакыты өч минутка озайтылды, хәзер ул 15 минут. «Дустанә поликлиника проекты» уңышлы гына тормышка ашырыла. Иң куандырганы: Түбән Камага яшь табиблар килә башлады.
- 2014 елга кадәр шәһәрдә кадрларның артуы күзәтелмәде, соңгы өч-дүрт елда исә Түбән Камага эшкә 28 табиб килде, - ди Венера Рәхимова. - Моңа бигрәк тә «Арендалы торак» программасы ярдәм итә. Хәзерге вакытта пенсионерлар штатның 50 процентын тәшкил итә: яшьләрне өйрәтүчеләр бар, димәк. Әмма аерым белгечләргә бүген дә әле ихтыяҗ зур.
Быел Түбән Камага эш-кә килгән белгечләрнең берсе - невролог Илнара Хәмәдуллина. Кыз үзе Башкортстаннан, Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, бирегә эшкә килү белән аңа программа буенча квартир бирелгән.
- Сентябрьдән бирле эшлим. Башта авыруларны икенче поликлиникада кабул иттек, анда авыр: чиратлар озын, бүлмәләр җитми. Бер кабинетта берничә белгеч кабул итә идек, - ди кыз. - Ике атна элек консультация-диагностика поликлиникасына, яңартылган кабинетка күчендек. Бик матур, якты, иркен. Бер авыру «биредә кайчандыр црб булганына ышанасы да килми» диде.
Әмма әлегә барлык белгечләр дә күченмәгән. Төрле урыннарда кабул итүчеләр бар. Сүз дә юк, авыр. Чит поликлиникаларда кабинетларны табу, озын чиратларда тору кыен. Тик тагын беркадәр сабыр итик инде, җәмәгать.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Лилия Заһретдинова фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев