Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бер тәүлек тә аз аңа

Кечкенә генә аюлар, куяннар, песиләр, курчаклар… Лилия Хәбибуллина әлеге уенчыкларны амигуруми техникасы кулланып бәйли. Беренче карашка бик гади кебек тоелган бу эш шактый сабырлык һәм үҗәтлек таләп итә. Лилиягә 23 яшь. Ике ел элек, декрет ялында чакта, ул амигуруми уенчыкларын күреп, аларны үзе дә бәйләп карарга була. - Беренче уенчыгыма...

Кечкенә генә аюлар, куяннар, песиләр, курчаклар…
Лилия Хәбибуллина әлеге уенчыкларны амигуруми техникасы кулланып бәйли. Беренче карашка бик гади кебек тоелган бу эш шактый сабырлык һәм үҗәтлек таләп итә.
Лилиягә 23 яшь. Ике ел элек, декрет ялында чакта, ул амигуруми уенчыкларын күреп, аларны үзе дә бәйләп карарга була.
- Беренче уенчыгыма - аюга - еламыйча карап булмый иде, шундый килбәтсез, ямьсез булды. Әмма башлаган эшемне ташларга яратмыйм, шуӊа күрә икенчесен, аннан өченчесен бәйләдем. Һәр яӊа уенычыгым матуррак, пөхтәрәк була барды, - ди ул.
Чималны шәһәрдәге кибет-ләрдән сатып ала Лилия: акрил җебе аллергия бирми, уенчык эченә холлофайбер тутырыла. Төрле хайваннар һәм кошлар, мультфильм геройлары балаларны гына түгел, олылар игътибарын да җәлеп итә. Ә менә кечкенә улы, күреп үскәнгәме, алар белән уйнамый, күбрәк машиналар белән мәш килә.
- Буш вакытымны бәйләүгә генә багышлыйм. Тәүлекнең 24 сәгате җитми миӊа, - ди Лилия. - Минем төп киӊәшчем һәм илһам биреп торучым - ирем. Чираттагы уенчык, җеп төсе нинди булачак - барысын да бергә сайлыйбыз, хәл итәбез.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев