Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бер көндә – ике очрашу

Узган ял көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә ике зур вакыйга булды: шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрә, прозаик, алты китап авторы Ралия апа Кәримованың «Җан җылымны сезгә бирәм» дип исемләнгән иҗат кичәсе һәм шагыйрь Рәшит Гәрәйнең тол хатыны – Мөнирә ханым белән очрашу булды.

Әлеге чараларны китапханәнең бүлек мөдире Әнфисә Фәйзетдинова әзерләгән иде һәм ул аларны бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп алып барды. Мәгълүм булганча, Ралия ханым әле күптән түгел үзенең юбилеен билгеләп узды. Аның бай иҗаты шәһәребездә генә түгел, республика әдәбият сөючеләренә дә яхшы таныш. Р.Кәримова кичәгә килгән тамашачыларны тормышы һәм иҗатының кайбер сәхифәләре белән таныштырды, бик күп сорауларга җавап бирде. Китапханәчеләр һәм шагыйрьнең каләмдәшләре ул язган шигырьләрне сөйләделәр. Әлеге кичәнең дәвамы булып, шагыйрь Рәшит Гәрәйнең тол хатыны – Мөнирә ханым белән очрашу да үткәрелде.

Р.Гәрәй узган гасырның ахырында, вафаты алдыннан, алты ел шәһәребездә яшәгән, иҗат иткән. Ул шул вакытта ук милләтебезнең мәшһүр шагыйре иде. Исән вакытында аның белгән, аның белән аралашкан «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары Фәтхулла Абдуллин, Рифкать Имаев, Вәсимә Сабирова үзләренең истәлекләрен яңарттылар. Мөнирә ханым исә аның тормышы, холкы, иҗаты турында бик тәэсирле итеп сөйләде. Шагыйрьнең берничә шигырен укыды. Очрашу һәркемең күңелендә җылы хисләр калдырды.

Фото: vk.com/tukai_nk

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X