Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бер айдан азрак вакыт калды

Газеталы да, бүләкле дә... Әгәр 2017 елның икенче яртыеллыгына «Туган як»ка язылырга өлгермәгән булсагыз, исегезгә төшерәбез: Түбән Кама шәһәре һәм районының барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзендә «Туган як» газетасына язылу бара. Киләсе атнада ягъни 5-9 июньдә редакциянең үзенә килеп (Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасы. «Шәһәр паркы»...

Газеталы да, бүләкле дә...
Әгәр 2017 елның икенче яртыеллыгына «Туган як»ка язылырга өлгермәгән булсагыз, исегезгә төшерәбез: Түбән Кама шәһәре һәм районының барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзендә «Туган як» газетасына язылу бара.
Киләсе атнада ягъни 5-9 июньдә редакциянең үзенә килеп (Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасы. «Шәһәр паркы» тукталышы янындагы, Химик-лар урамы 64нче йорт аркасыннан кергәч, каршыдагы балалар бакчасы бинасы), 2017 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылучылар өчен бүләккә сөлге, савытлар җыелмасы, сувенир рамка, сувенир уенчыклар әзерләдек. Язылучыларга әлеге призлар конкурс тәртибендә биреләчәк, ягъни һәр бүләккә берәр кеше генә ия булачак. Бәйгедә бары тик киләсе атнада (5-9 июнь) язылучылар гына катнаша ала. Бүләккә ия булучыларның исемнәрен газетаның 42нче санында язып чыгачакбыз.
Исегезгә төшерәбез
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2017 елның икенче яртысы өчен «Туган як»ка язылу бәясе, йорт адресыгызга китерү өчен (почтада яки редакциягә килеп язылырга була): тулы комплектка - 648 сум, җомга саннарына 546 сум тора.
Альтернатив язылу бәясе (бары тик редакциянең үзенә килеп кенә язылырга мөмкин): газетаны редакциянең үзеннән килеп алучыларга - 300 сум, үзегезгә якын башка урыннардан, ягъни шәһәр үзәк мәчетеннән, Гагарин урамындагы «Нур» мәчетеннән, Түбән Кама татар дәүләт драма театры бинасыннан (Кайманов урамы, 9нчы йорт), «Шинник» спорт комплексыннан, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдән килеп алучыларга 350 сум тәшкил итә.
Редакциягә килеп язылучыларның татарча әдәби китаплар, «Мәйдан» һәм «Казан утлары» журналлары сайлап алу мөмкинлеге дә бар.
Фотода: Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлева гаиләсендә «Туган як»ны барысы да укый. «Түбән Камада татар телендә чыга торган бердәнбер газета булганы өчен түгел, эчтәлекле һәм кызыклы булуы белән үзенә тарта ул», - ди Вәсилә ханым. Газетадагы материаллар аңа эшендә дә, иҗатында да ярдәм итә. «Әдәбият һәм сәнгать», «Асылбикә», «Гаилә» сәхифәләре ошый аңа. Ә уллары Ислам һәм Инсаф «Балалар почмагы»н яратып укыйлар, яңа кызыклы мәгълүмат һәм балалар иҗаты белән танышалар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев