Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Белгечләр яңа ел белән бергә грипп килүен фаразлый

Ел саен грипп вирусының төрләре үзгәрә, шуңа да елдан-ел "яңарган" вирус белән очрашырга туры килә һәм чирне бер тапкыр кичереп гомерлек иммунитетка ия була алмыйсың. Эпидемиологлар фаразлавынча, быел грипп гыйнвар башларында көтелә. Аның «Гонконг» дигән төре килә, диләр. Медицинада бу - гриппның шактый катлаулы, аеруча кечкенә балалар һәм өлкәннәр өчен...

Ел саен грипп вирусының төрләре үзгәрә, шуңа да елдан-ел "яңарган" вирус белән очрашырга туры килә һәм чирне бер тапкыр кичереп гомерлек иммунитетка ия була алмыйсың.
 
Эпидемиологлар фаразлавынча, быел грипп гыйнвар башларында көтелә. Аның «Гонконг» дигән төре килә, диләр. Медицинада бу - гриппның шактый катлаулы, аеруча кечкенә балалар һәм өлкәннәр өчен куркыныч санала торган төре. Шуңа да табиблар гриппка каршы вакцинация ясату ышанычлырак дип саный.
 
Безнең шәһәргә вакциналар сентябрьдә үк кайта башлады. Хәзер 19 меңгә якын нәни түбәнкамалыга прививка ясалган. Ләкин барлык әти-әниләр дә әлеге фикердә түгел. Табиблар исә вакцинацияләүдән баш тартырга кушмый. Чөнки быел гриппның аеруча кечкенә балалар һәм өлкәннәр өчен куркыныч санала торган төре килә. Әйтергә кирәк, прививка ясату ноябрь азагына кадәр дәвам итәчәк.
 
Әйтергә кирәк, балалар бакчасына йөрүчеләргә, мәктәп укучыларына, медицина, белем бирү учреждениеләре, хезмәт күрсәтү, транспорт өлкәсе хезмәткәрләренә, студентларга, армия сафларына басучыларга прививка бушлай ясала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев