Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Барысы да исән... ләкин авыр хәлдә»

19 апрельдә кичке сәгать бишләр тирәсендә Интернетта Түбән Кама сәнәгать зонасында кара төтен күтәрелүе, ул якка берничә ашыгыч ярдәм машинасының китүе турындагы хәбәрләр күренә башлады. Кешеләр бу күренешләрне фотоларга төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырганнар. Шикләнүләр юкка булмаган, бу янгын хакында хәтта Россиянең федераль мәгълүмат чаралары да хәбәр иткән.

17.00 сәгатьтә Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсенә Түбән Кама бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтеннән шәһәребезнең сәнәгать зонасында янгын чыкканлыгы турында хәбәр барып ирешкән. Билгеле булганча, ут «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе изопрен-мономер җитештерү заводының БК-3 җайланмасында төзекләндерү эшләре вакытында чыккан. Янгынны сүндерүдә 19 техника һәм 61 кеше катнашкан. 17.36 сәгатьтә ачык ут сүндерелде, шартлау һәм һавага зарарлы матдәләр чыгу куркынычы юк дигән мәгълүмат килде. 
Корбаннарсыз да булмаган. Башта тугыз кеше зыян күргән дисәләр, кичке сәгать сигезләргә аларның саны 17 гә кадәр артуы билгеле булган. Тугыз кешене Яр Чаллы пешү үзәгенә озатканнар, сигезе Түбән Кама хастаханәсендә калган, шуларның бишесе – реанимациядә, өчесе – хирургия бүлегендә. Ашыгыч рәвештә шәһәребезгә республика клиник хастаханәсенең пешү буенча ике белгече һәм табиб-реаниматолог килгәннәр. 
Министрлык хәбәр иткәнчә, әлеге хәлгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин күзәтчелек итә.
Килеп ирешкән соңгы мәгълүмат буенча, хәзерге вакытта зыян күрүчеләрнең барысы да исән, әмма күбесе авыр хәлдә. 56 яшьлек ирнең тәне – 98 процентка, 18 яшьлегенең – 95 процентка, 64 яшьлек ирнең 55 процентка пешкән. 17 кешенең алтысын республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Яр Чаллыда калган өч кешенең хәле аеруча авыр. Тагын өчесен вертолет белән Уфадагы пешү үзәгенә илткәннәр. Алары – Башкортстан кешеләре икән. Шәһәребез хастаханәсендә ятучыларның өчесе авыр хәлдә, икесе уртача авыр хәлдә икән.  
Янгын чыгу факты буенча «Хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эше белән махсус комиссия шөгыльләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев