Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Барысы да балалар өченме

Химиклар урамындагы 1б йорт ишегалдында моннан ике еллап элек зурдан кубып ачылган балалар мәйданчыгындагы җиһазларны сүтеп алганнар. Сәбәбе - заказчы акча түләмәгән... Химиклар урамы башланган урын (35 һәм 35а микрорайоннары) халык телендә "Химстрой" территориясе булып, начар, уңышсыз санала. Чөнки ишегаллары гына түгел, йортлары да проблемалы, гаугалы. "Химстрой"ның төзелә дә башламаган...

Химиклар урамындагы 1б йорт ишегалдында моннан ике еллап элек зурдан кубып ачылган балалар мәйданчыгындагы җиһазларны сүтеп алганнар. Сәбәбе - заказчы акча түләмәгән...

Химиклар урамы башланган урын (35 һәм 35а микрорайоннары) халык телендә "Химстрой" территориясе булып, начар, уңышсыз санала. Чөнки ишегаллары гына түгел, йортлары да проблемалы, гаугалы. "Химстрой"ның төзелә дә башламаган йортларындагы квартирлар өчен акча түләгән гади халыкның күпме акчасы җилгә (дөресрәге, кемнеңдер кесәсенә) очты. Бу оешма белән судлашып та, шәһәр хакимиятенә зарланып та карадылар. Берәүләр бик озак үҗәтләнеп йөргәч, квартир алу бәхетенә иреште, икенчеләре ярык тагарак янында утырып калды.

Бу балалар мәйданчыгын ясаучылар артык башларын катырып, кемнәндер акча эзләп йөрмәгәннәр - куйган җиһазларын сүтеп алганнар да, вәссәлам. Аларны тагын бераз буяштырып, матурлап, башка оешмага сатачакларына беркемдә дә шик тумас. Ә менә 35нче һәм 35а микрорайоннарындагы балаларга нишләргә соң? Ул тирәдә ничә мәртәбә җәяү йөргәнем бар, балалар өчен уен мәйданчыклары юк дәрәҗәсендә. Шунлыктан ни эшләргә, вакытларын ничек уздырырга белмәгән балалар һәм яшүсмерләр, күбрәк башланып ташланган төзелеш объектларында (алар монда шактый) уйнау белән мәшгуль. Шунда качып тәмәке тартырга, сыра эчәргә өйрәнәләр. Бу урында ата-аналарны гаепләү урынсыз дип уйлыйм, чөнки баланы көне буе бүлмәдә генә бикләп асрап булмый, аеруча җәйге каникулда. Яңа тапшырылган йорт ишегалларындагы кебек заманча җиһазлы уен мәйданчыклары булса, алар да тегендә-монда киләп сарып йөрмәс иде.

Шәһәребездәге балалар мәйданчыклары шәһәр территориясе булып исәпләнә һәм алар өчен торак-коммуналь хуҗалыгы җаваплы икән. Ә бу хуҗалыкның эшчәнлеге алда телгә алынган "Химстрой" белән бер чамада дисәм, миңа ачуланмасыннар, чөнки иң күп зарланулар торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлегенә (һәм почта хезмәтенә дип тә кыстырып куйыйм әле) карата.

Игътибар итсәгез, шәһәребездә, юк-юк та, уен мәйданчыкларындагы төзек булмаган җиһазларда балалар имгәнү очраклары булып тора, үлем белән тәмамланганнары да булды. Иске микрорайоннардагы турникларны, атынгычларны, таучыкларны күрсәгез - безнең балаларны әле дә Аллаһы Тәгалә саклый дип уйлап куям. Мәсәлән, Студентлар урамы башындагы аю формасындагы урындыгы сынган атынчык беркемгә дә кирәк түгел.

Балаларны шәһәрдә төрле яклап кысалар: алар рәхәтләнеп туп тибәр урыннарга машиналар тутыралар, өйләрендә асрый торган этләрен дә йомышларын үтәргә шушы мәйданчыклардагы комлыкларга кертәләр. Янәшәсендә генә уйнап утырган балага төкереп бирәләр.

"Балалар - безнең киләчәгебез" дигән лозунгны искә төшереп, яңа төзелгән йортларда гына түгел, иске микрорайоннардагы балалар мәйданчыкларын да тагын бер кат күздән кичереп, таган, атынгыч, турник кебек иң гади җиһазлар урнаштырып, комлыкларга ком тутырсалар, сабыйлар шатланыр иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X