Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Барыбызга үрнәк апабыз

Авыр сугыш елларында 10-11 яшеннән үк колхозда эшләп яшәргә туры килгән өлкән апабыз Нуриянең күптән түгел генә 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттек. Нурия апабыз Үчкә авылының Мотыйгулла улы Кәлимулла белән Нигъмәтҗан кызы Мөнәвәрәнең иң беренче баласы булып 1932 елның апреленда дөньяга килгән. Бер-бер артлы, дүрт бала туганнан соң, сугыш башланып...

Авыр сугыш елларында 10-11 яшеннән үк колхозда эшләп яшәргә туры килгән өлкән апабыз Нуриянең күптән түгел генә 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттек.
Нурия апабыз Үчкә авылының Мотыйгулла улы Кәлимулла белән Нигъмәтҗан кызы Мөнәвәрәнең иң беренче баласы булып 1932 елның апреленда дөньяга килгән. Бер-бер артлы, дүрт бала туганнан соң, сугыш башланып китә. Моңа кадәр хәлле генә яшәгән авыл халкы сугыш чорында бик авырлык кичерә. Колхоз җыеп алган ашлык хөкүмәткә тапшырыла. Колхозчыга бик аз күләмдә генә эш көннәренә икмәк бүлеп бирелгән.
Әтиебез сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киткән, әни биш бала белән калган. Ул колхозда гаиләдән үзе генә эшләгәч, икмәк аз бирелгән. Шуңа күрә Нурия апа да, абыебыз Маһиян да, бала чагыннан ук колхозда эшлиләр.
Сугыштан соң күп кенә еллар авыл халкы ярлы хәлдә яши. Колхозчы акча дигән нәрсәне күрми, шуңа күрә апаның 8нче сыйныфта уку мөмкинлеге булмаган. Ул 1952 елда 20 яшендә Свердловск шәһәренә вербовка белән киткән. Бу вакытта безнең гаиләдә 8 бала була. Свердловскида бер ел эшләп кайткач, 1953 елда яңа төзелә башлаган Әлмәт шәһәренә китә. Анда да, махсус белеме булмагач, җиңел эш көтеп тормый. Авыр эшләрдә йөри, төзелештә штукатурчы-буяучы булып эшли.
40 яшендә аны бригадир итеп куялар. Бригадасында ПТУ студентлары еш кына практика үткән.
Әлмәттә бик җаваплы объектлар Нурия апа бригадасына йөкләнә, алар арасында - «Татнефть» берләшмәсенең Мәдәният йорты, дә-валану шәһәрчеге, музыка мәктәбе һ.б. Гомуми эш стажы - 46 ел! Ул күп кенә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары иясе, укучыларның күбесе - мастер-бригадир. Апама алар бик рәхмәтле. Нурия апа, пенсиягә чыккач та, вахтер булып эшли.
Ул - сугыш ветеранына тиңләшкән тыл хезмәткәре. «Бөек Ватан сугышы вакытында данлы һәм фидакарь хезмәте өчен» медале, Җиңү бәйрәме юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Нурия апабызны әниебез урынына күрәбез.
Юбилей көнендә оныклары әбиләренең юбилеена зур торт пешергәннәр иде, зур чәчәк бәйләме дә тапшырдылар. Апабызга алдагы көннәрдә дә шундый хөрмәттә яшәргә язсын!
Земфира РӘХИМОВА.
Фотода: Нурия апа Кәлимуллина.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X