Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бары бер көн калды

Җиңү көне хәзерге вакытта ветераннар бәйрәме генә түгел, ә буыннарны бәйләүче, традицияләрне балаларга, оныкларга тапшырырга ярдәм итүче халык бәйрәме дә. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм тыл ветераннары саны елдан-ел кими бара. Бу хакта шәһәр һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Фәретдинов сөйләде.

                                                                                        Кайгыртып торабыз
Хәзерге вакытта шәһәрдә һәм районда 107 фронтовик, 1238 тыл хезмәтчәне, сугышта катнашканнарның 133 тол хатыннары яши. Соңгы ел эчендә 412 ветеран вафат булган, шуларның 53 е – сугышта катнашучылар. Районыбызда аларны соңгы юлга озатырга ярдәм итүче махсус комиссия төзелгән. 
«Ветераннарга социаль ярдәм күрсәтелә. Сугышта катнашканнар барысы да торак белән тәэмин ителгән. 699 кешедән 696 сына квартир алу өчен субсидия бирелгән», – диде Айдар Фәретдинов. 
Һәр ветеранның үз социаль паспорты бар. Анда аның яшәү шартлары, аңа беркетелгән оешмалар, социаль хезмәткәр һ.б. турында бөтен мәгълүмат тупланган. Бу кирәк вакытта ярдәм күрсәтү өчен эшләнгән.
«126 ветеранга «Милосердие» шәфкатьлелек үзәге хезмәт күрсәтә. Райондагы авылларга махсус мобиль бригадалар чыга. Табиблар, пенсия фонды һәм социаль ярдәм идарәләре, даруханә хезмәткәрләре, адвокатлар тикшерү уздыра, ярдәм күрсәтә, сорауларга җавап бирә», – дип дәвам итте сүзен Айдар Фәретдинов. Мондый консультацияләр Елантау, Кармалы, Ширәмәт, Сухрау, Каенлы, Сосновское, Майскогорское авыл җирлекләрендә, Кама Аланында узган. 
Моннан кала шәһәрдә яшәүче ветераннарга медицина тикшерүе һәм диспансеризация үткәрелә. Узган ел 330 ветеранның сәламәтлеге тикшерелгән. Дәваханәләрдә исә ветераннар өчен 21 махсус палата бар. 
                                                                                       Зурлап әзерләнделәр
Шәһәрдә һәм районда Җиңүнең 73 еллыгына багышлап 200 ләп чара үткәрү планлаштырылган. Шуларның күбесе инде уздырылган. Үсеп килүче буынга зур игътибар бирелә. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, һөнәри уку йортларында әңгәмәләр, очрашулар, рәсем конкурслары, күргәзмәләр оештырылган. Балалар һәм яшьләр һәйкәлләр тирәсен чистартуда катнашалар, Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләрен тәртипкә китерәләр. 
18 апрельдә «Поиск», «Нефтехимик» һәм «Кама» эзтабарлар отрядлары Ростов, Смоленск, Волгоград өлкәләрендә узган сугышлар урыннарына юл алганнар. 26 апрельдә «Георгий тасмасы» акциясе башланды. «Барс», «РаМус», «Сити Молл» сәүдә үзәкләре янында, шәһәр паркларында, Кама Аланында җиңү символы булган тасмаларны яшьләр таратты. Башка еллардагы кебек быел да мәктәпләрдә ветераннар белән очрашулар уза. Аларга концертлар күрсәтелә, өлкән кешеләрне шулай ук тәм-томнар белән сыйлыйлар. Килә алмаганнарга ризыклар җыелмасы әзерләп өйләренә таратачаклар. 
Моннан кала Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  2351 ветеранга «Данлы хезмәт өчен» медале тапшыру турында карар кабул иткән. Безнең районда 10 июньгә кадәр бу бүләкләрне 106 ветеран алачак: араларында Бөек Ватан сугышы инвалидлары, сугышта катнашканнар, «Ленинград блокадасын кичерүче» билгесе булганнары һ.б. бар.
                                                                                      Бәйрәм программасы
Иң зур бәйрәм чаралары 9 майда –  Җиңү көнендә узачак. Бәйрәм программасы инде билгеле. Ул түбәндәгечә:
9.00 сәгатьтә – Халык иҗаты йорты янында концерт;
10.00 сәгатьтә – Мәңгелек ут мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг;
11.30 сәгатьтә – Халык иҗаты йорты мәйданында бәйрәм программасы;
14.30 сәгатьтә – интернационалист-сугышчылар һәйкәле янында хәрби техника күргәзмәсе ачу тантанасы;
15.00 сәгатьтә – «Үлемсез полк» акциясе (җыелу урыны – шәһәр музее янында);
16.00 сәгатьтә – Н.Лемаев мәйданында бәйрәм программасы;
17.00 сәгатьтә – «Гаилә» һәм Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында концерт;
21.00 сәгатьтә – Мәңгелек ут мәйданында «Хәтер шәме» акциясе;
22.00 сәгатьтә –  Җиңү һәйкәле янында бәйрәм салюты.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотода: узган елгы 9 Май бәйрәменнән күренеш.
Автор фотосы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев