Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Балаларга яңача белем бирү

Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган 18нче мәктәптә шәхесне тәрбияләү һәм үстерү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Аларга махус индивидуаль якын килү программасы ярдәм итә. Үз тәҗрибәләре белән алар Зәй һәм Яр Чаллы педагоглары белән уртаклаштылар. Әлеге дәресләрдә Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы коррекция мәктәпләренең укытучылары катнаша. Алар бирегә укыту барышын күзәтеп,...

Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган 18нче мәктәптә шәхесне тәрбияләү һәм үстерү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Аларга махус индивидуаль якын килү программасы ярдәм итә. Үз тәҗрибәләре белән алар Зәй һәм Яр Чаллы педагоглары белән уртаклаштылар.

Әлеге дәресләрдә Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы коррекция мәктәпләренең укытучылары катнаша. Алар бирегә укыту барышын күзәтеп, тәҗрибәне үзләштерү максаты белән килгәннәр. Семинарга шулай ук Псков шәһәреннән махсус кунак чакырылган.Андрей Царев авыру балалар өчен федераль дәүләт укыту стандартын эшләүче авторларның берсе.

Җитди патология булган балалар өчен махсус индивидуаль программаның максаты - үзенчәлекле баланың мөмкин кадәр мөстәкыйльлеккә ирешүендә. Өйдә генә утырып калмыйча, билгеле бер һөнәргә ия булып җәмгыятьтә яши башлавында. Моның өчен тиешле шартлар мәктәптә үк карала. Мисал өчен, кондитер һәм штукатур-буяучы эшләре дәресләре.

Быел биредә 32 бала 9нчы сыйныфны тәмамлаячак, алга таба алар укуны Агросәнәгать көллиятенең структур бүлегендә дәвам итеп, 6 һәнәр үзләштерә алачаклар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Балаларга яңача белем бирү

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X