Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Балалар да Ватанны сакларга өйрәнә

Бу көннәрдә аксакаллар шурасы әгъзалары шәһәребезнең күп кенә мәктәпләрендә, балалар бакчаларында Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәләрдә булдылар һәм балалар, укытучылар, тәрбиячеләр алдында чыгыш ясадылар. Минем үземне 83нче балалар бакчасына чакырдылар. Биредә бакчага йөрүче балалар арасында җырлап сафта йөрү буенча шәһәркүләм бәйге узды. Анда шәһәр мэрының киңәшчесе Григорий Китанов, Түбән Кама...

Бу көннәрдә аксакаллар шурасы әгъзалары шәһәребезнең күп кенә мәктәпләрендә, балалар бакчаларында Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәләрдә булдылар һәм балалар, укытучылар, тәрбиячеләр алдында чыгыш ясадылар.
Минем үземне 83нче балалар бакчасына чакырдылар. Биредә бакчага йөрүче балалар арасында җырлап сафта йөрү буенча шәһәркүләм бәйге узды. Анда шәһәр мэрының киңәшчесе Григорий Китанов, Түбән Кама хәрби комиссары урынбасары Олег Васильев, «Патриот» яшьләр әзерләү үзәге директоры Айрат Шәрифуллин, «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама башкарма бүлеге җитәкчесе Айгөл Аитова, шәһәребезнең яшьләр һәм спорт эшләре буенча җитәкчесе Артем Макаров һәм башкалар катнашты.
Сайлап алу вакытында кырык бер балалар бакчасыннан сигез йөздән артык бала катнашкан. Шулар арасыннан сигез команда җиңүче дип табылган һәм алга таба шәһәр буенча оештырылган сафта йөреп җырлау конкурсына катнашу хокукы алганнар.
Бу бәйгенең максаты - беренчедән, балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту, әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү булса, икенчедән, сафта дөрес йөрү, матур итеп җырлау, командаларны аңлау. Болар балалар күңелендә үсеп җиткәнче онытылмаячак һәм армия сафларына алынучыларына бик файдалы булачак.
Бәйге ахырында Айрат Галиәскәр улы төрле номинацияләрдә җиңгән командаларга дипломнар тапшырды. Хәер, бер генә команда да бүләксез калмады, оештыручылар сабыйларның күңелләре кителмәсен өчен тырышканнар, күрәмсең.
Без, аксакаллар, балаларның Ватанны саклаучылар көненә багышланган шундый чыгышлары киләчәктә матур гадәткә әйләнер дигән өметтә калабыз.
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН ,
аксакаллар шурасы рәисе урынбасары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X