Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Азаннан зарланалар

Гадәт буенча, Авылларда азанны моңлы бер тавыш итеп кабул итәргә өйрәнелгән һәм аның яңгыравы үзенә күрә бер илаһи дәрәҗәгә ия. Ә шәһәрдә хәл бөтенләй башкача... Ислам кануны буенча, мөселманнар көненә 5 тапкыр намаз укырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд бер хәдисендә болай дигән: "Азан әйтүчене күпме кеше ишетсә, аңа шулкадәр савап була"....

Гадәт буенча, Авылларда азанны моңлы бер тавыш итеп кабул итәргә өйрәнелгән һәм аның яңгыравы үзенә күрә бер илаһи дәрәҗәгә ия. Ә шәһәрдә хәл бөтенләй башкача...

Ислам кануны буенча, мөселманнар көненә 5 тапкыр намаз укырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд бер хәдисендә болай дигән: "Азан әйтүчене күпме кеше ишетсә, аңа шулкадәр савап була". Димәк азан әйтү - олы гыйбадәт. Ләкин моның белән бөтен кеше дә ризалашмый. Бигрәк тә мәчет тирәсендәге йортларда яшәүчеләр иртәнге азан тавышыннан зарланалар.

Әлеге мәсьәлә турында "Нур" мәчете имамы Рөстәм Һидиятуллин белә. Аның белдерүенчә, Аллаһ Йортында "Төнге вакытта тынлыкны һәм гражданнарның тынычлыгын саклау турында"гы закон бозылмый. Ягъни төнге уннан иртәнге алтыга кадәр мәчеттә азан билгеләнгән дицебелдан да югары тавышта чыгарылмый.

Шулай да, мәчет хезмәткәрләре барлык шәһәрдәшләрнең теләкләрен исәпкә алып, өстәмә тикшерү үткәрергә җыеналар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Азаннан зарланалар

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев