Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Айдар Метшин Түбән Камада «Ант септ» ҖЧҖ компаниясендә антисептик җитештерүен карады

Түбән Камада куллар өчен антисептиклар чыгара башладылар.

Компания антисептик җитештерүгә бер атна элек керешкән иде. Беренче партияне шәһәр предприятиеләре сатып алган. Хәзер биредә  тәүлегенә 3 мең литр антисептика җитештерелә. Алар инде популяр. Төп чимал булып, кеше тиресе өчен куркынычсыз изопропил спирты хезмәт итә.

Яңа җитештерү барышы белән Түбән Кама мэры Айдар Метшин да танышты, ул антисептиклар ясауның этаплап технологиясен карады.

Якын арада антисептиклар Түбән Кама даруханәләрендә дә пәйда булачак. Моннан тыш, компания көзгә төрле өслекләрне антисептик эшкәртү һәм сыек сабын ясау буенча ике юнәлеш ачарга планлаштыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев