Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Август безне ничек каршы ала?

Һәр туган яңа ай белән нинди дә булса үзгәрешләр булмый калмый. Яңалыкның, гадәттә, яхшысы да, начары да була.

Пенсия арта

Без күңелле яңалыктан башлыйк әле: 1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләре уртача 279 сумга арта. Түбән Кама Пенсия фонды идарәсе хәбәр итүенчә, акчаны арттырып исәпләсеннәр өчен, гариза язуның кирәге юк. Әгәр сез рәсми рәвештә эшкә урнашкансыз һәм ел дәвамында эшләгәнсез икән, ул автомат рәвештә башкары­лачак. Шулай ук пенсиянең туплама өлеше дә яңадан исәпләнәчәк. Ул якынча 9,13 про­центка артыр дип көтелә.

Бәяләр арта... һәм кими

Ә икенче хәбәр алай ук күңелле булырга ошамаган, монысы газ­га бәяләр күтәрелүгә кагыла. Газ өчен уртача 3 процентка артыграк түләргә кирәк булачак. Ел саен торак-коммуналь бәяләре гыйнвар һәм июль аенда арт­са, бу юлы газ бәясен августтан гына арттырырга карар кылын­ган. Бер карасаң, 3 процент күп тә түгел, әмма ашны да газда гына пешереп, чәйне дә шун­да кайнатучылар өчен сизелер­лек булачак.

24 августтан ОСАГО бәяләре дә үзгәрәчәк. Яңа закон буенча, ми­нималь түләү 2746 сумнан 2741 сумга кадәр кими. Ә максималь ставка, киресенчә, 4942 сумнан 5436 сумга кадәр артачак.

ЮХИДИ яңалыклары

«Мигалка»сын һәм тавыш сиг­налын кабызып барган махсус («Ашыгыч ярдәм», янгын сүндерү һ.б.) автомобильләргә юл бирмәгән машина йөртүчеләргә500 сум штраф салалар яки бер айдан өч айга кадәр маши­на йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр. Машина хуҗалары өчен башка яңалыклар да бар. Анысы номер алуга кагыла. Ул сораулар белән без ЮХИДИ бүлеге начальнигы Ренат Гариповка мөрәҗәгать иттек.

– Уң яктагы рульле автомобильләр, квадроцикллар өчен хәзер номерлар формасы бераз үзгә, ул – квадрат формасында. Игътибар иткән булсагыз, Түбән Камада андый номерлар бар инде. Хәзер аларны алу тәртибе дә үзгәрә. ЮХИДИдә автомо­биль номерларының санын һәм хәрефләрен генә «бирәчәкләр». Ә калай табличкаларга ул но­мерны шәхси фирмалар сала­чак. Әйтик, аларны элек-электән техник күзәтү үтә торган БСИда урнашкан бинаның үзендә яса­тырга була, – дип аңлатты Ренат Гарипов.

Юллар ачыла

Чиратлап чит илләргә дә юл ачыла башлаячак. Әлегә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов-на-Дону шәһәрләреннән генә очарга мөмкин. Беренче чират­та Төркиягә, Танзаниягә, Англиягә рейслар ачыла. Тагын 30 ил вә-килләре белән сөйләшүләр алып барыла икән.

Чит илдән кайтканда яңа за­кон буенча, гади пассажирлар­га кеше башына биш килограмм җиләк-җимеш һәм 15әр чәчәкле өч букет кына алып кайтыр­га ярый. Күбрәк булганда, мах­сус фитосанитар рөхсәт кәгазен юнәтү кирәк.

Төрлесеннән

Ә менә чит илдән килеп, Россия уку йортларында белем алу­чы студентлар эшкә урнашыр­га теләсәләр, рөхсәт алу кирәк булмаячак. Бу закон читтән то­рып укучыларга кагылмый. Әгәр студент уку йортын тәмамласа яки ташлаган очракта, эш буен­ча төзелгән контракт та өзелә.

Электрон акча янчыгына ано­ним рәвештә акча салып бул­маячак, бары тик үзенең банк счетыннан гына акча күчерергә туры киләчәк.

Тагын бер яңалык – җитәкчеләр өчен: 13 августтан штатлар­ны кыскарту яки оешма бетү сәбәпле хезмәткәрне эштән чы­гарганда, җитәкче уртача хезмәт хакы кадәр матди ярдәм түләргә тиеш була.

Илһамия Гаффарова

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X