Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Авария корбаннарын искә алдылар

Түбән Камада Чернобыль атом электр станциясендәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканнарны искә алдылар. Хәзерге вакытта шәһәрдә ул эштә катнашкан 200 кеше яши.

Һәйкәл янында ветераннар, балалар һәм коточкыч һәлакәтнең шаһитләре җыелды. Түбәнкамалылар авария нәтиҗәсендә һәлак булганнарны, кайтып вафат булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алып, һәйкәл янына чәчәкләр куйдылар.  
Гүзәлия Кәримова ул көннәрне беркайчан да онытмаячак. Иренә хәрби әзерлек узарга чакыру кәгазе китергәндә, Чернобыль авариясе турында әйтеп тә тормаганнар. Ул бары биш айдан кайтып, ике ел элек вафат булган.
– Авылга кайткан идем, шуңа күрә киткәнен күрмәдем дә. Аңа 11 яшьлек улыбызны күршеләрдә калдырырга туры килгән, – дип, яшь аралаш сөйли хатын.
Татьяна Китанованың ире исә беренче стадия нурланыш авыруы белән кайткан. Аягында тырнаклары кубып, тешләре коела башлаган ирне кичекмәстән дәваларга кирәк булса да, картасыннан анализ нәтиҗәләре юкка чыккан. Табиблар аны тикшереп, дәваласыннар өчен, Татьянага күп йөрергә туры килгән. 
1986 елда Чернобыль атом станциясендәге шартлау XX гасырның атом сәнәгатендә иң зур авария дип санала. Ул вакытта атмосферага 200 тонналап радиоактив матдә чыккан. Авария нәтиҗәләрен юкка чыгаруда бер миллион тирәсе кеше катнашкан.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X