Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Җаваплы карарга кирәк

Түбән Камада террорчылыктан яклау чараларын көчәйтү буенча комиссия утырышы узды. Киңәшмәдә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, эчке эшләр идарәсе начальнигы Роберт Хөснетдинов, тикшерү һәм күзәтү органнары, транспорт предприятиеләре һ.б. оешмалар җитәкчеләре катнашты. Дөньяның кайбер илләрендә террорчылык актлары очраклары шактый, Россия өчен дә куркыныч юк дияргә ярамый. Мисал өчен,...

Түбән Камада террорчылыктан яклау чараларын көчәйтү буенча комиссия утырышы узды. Киңәшмәдә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, эчке эшләр идарәсе начальнигы Роберт Хөснетдинов, тикшерү һәм күзәтү органнары, транспорт предприятиеләре һ.б. оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Дөньяның кайбер илләрендә террорчылык актлары очраклары шактый, Россия өчен дә куркыныч юк дияргә ярамый. Мисал өчен, шәһәрдә зур куркыныч янаган объектлар рәтендә - промышленность зонасы. Пик сәгате вакытында йөргән шәһәр һәм промышленность предприятиеләре автобуслары, гадәттә, халык белән тулган була. Транспорт предприятиеләре җитәкчеләре әйтүенчә, куркынычсызлык чаралары: пропуск режимы, видеокүзәтү һ.б. һәрвакыт үтәлә.
Түбән Камада кешеләр күп тупланган 324 объект урнашкан. Куркыныч янаганнар исемлегенә сәүдә үзәкләре, белем бирү йортлары, транспорт предприятиеләре, күңел ачу урыннары керә. Ә менә шәһәр суды, прокуратура, исәп-хисап һәм касса үзәге һ.б. кайбер объектларны потенциаль куркынычлар рәтеннән чыгару тәкъдим ителде.
Эчке эшләр идарәсе начальнигы Роберт Хөснетдинов әйтүенчә, кайбер учреждениеләрдә таләпләр үтәлми. Мисал өчен, «Заря» һәм «Кама» балалар сәламәтләндерү лагерьларында һәм шәһәрнең кайбер уку йортларында видеокамералар һәм тревога төймәсе юк, керү капкалары ябылмый. Ә җаваплы кешеләр, акча җитмәү сылтавы белән, чаралар күрми. 2018 елның гыйнварына кадәр күрсәтмәләр үтәлергә тиешлеге турында әйтелде.
«Бу юнәлештә эшне дәвам итү мөһим. Кешеләр куркынычсызлыгы өчен һәр җитәкче барын да эшләргә тиеш. Мәсьәләләрне хәл итүдә җаваплылык кирәк», - дип ассызыклады шәһәр мэры Айдар Метшин.
Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтындагы
материаллардан файдаланылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев