Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Һава торышына бәйле рәвештә

Сентябрь аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр тагын арта башлый - салкын чорга керәбез. Торак йортлар, предприятиеләр кышка әзерме? Идарәче компанияләр (УК) белән килешү төзергә кирәкме? Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Баландин белән әңгәмәбез шул хакта. - Денис Иванович, беренче сорау: торак-коммуналь һәм аларны ресурлар белән тәэмин...

Сентябрь аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр тагын арта башлый - салкын чорга керәбез. Торак йортлар, предприятиеләр кышка әзерме? Идарәче компанияләр (УК) белән килешү төзергә кирәкме? Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Баландин белән әңгәмәбез шул хакта.

- Денис Иванович, беренче сорау: торак-коммуналь һәм аларны ресурлар белән тәэмин итеп торучы оешмалар кышка әзерме?
- Кышка әзерлек бүген көн-үзәк мәсьәлә булып тора. Узган ягу сезоны тәмамлану белән, җылыту системасына һәм җиһазларына ремонт уздырылды. Бу эшне «Генерирующая компания» дип аталган подряд оешмасының филиаллары - шәһәрнең җылылык һәм электр челтәрләре, шулай ук энергия белән тәэмин итеп торучы предприятиеләр башкарды. 25 августка күп кенә идарәче компанияләр һәм су-канализация һәм энергия хуҗалыгы (ВК ЭХ) әзерлек паспорты алды. Ремонт вакытында су бирүне вакытлыча туктатып торырга туры килде. Халык моңа зарланса да, гидросынауларны шуннан башка уздыру мөмкин түгел.
- Планлаштырылган ремонтлар вакытында төгәлләндеме?
- Быелгы исемлеккә 97 күпфатирлы йорт кертелде. Подряд оешмалары үзләренә беркетелгән йортларның эчке инженерлык челтәрен ремонтлады, лифтлар алыштырылды. 46 йортның түбәсе яңартылды, 24 сенең фасады ремонтланды.
- Быел җылы кайчан бире-ләчәк?
- Сентябрь аенда. Көнен тө-гәл генә әйтә алмыйм. Һава торышына карап. Федераль закон буенча 5 көн рәттән урамда температура +8 градустан түбән торса, йортларга җылы бирелергә тиеш.
- Җылылыкны исәпләү приборлары күрсәткечләрен алуның бердәм көне билгеләндеме?
- Хөкүмәтнең 354 санлы карары белән, җылылык счетчикларының күрсәткечләре айның 23-25нче көн-нәрендә алыначак. Ә узган ел 10 һәм 25ләрендә алына иде. Кайнар һәм салкын суның гомумторак приборлары күрсәткечләрен алу көне үзгәрмәде.
- Денис Иванович, ОДН мәсьәләсенә дә тукталып үтик. Аны исәпләү тәртибе үз көчендә каламы?
- Әйе. Россия Федерациясе Торак кодексының 153 һәм 156нчы маддәләре нигезендә, фатир хуҗасы квартирасы һәм үзе яшәгән йортның гомуми милеген тотуга сарыф ителгән чыгымнар өчен түләргә тиеш. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 28 ноябрендә дөнья күргән (2014 елның 30 сентябрендә үзгәртелгән) күрсәтмәсе буенча, ОДН өчен алынган коммуналь хезмәтләргә түләү күләме шәхси исәп приборлары белән тәэмин ителгән фатир хуҗалары өчен әлеге хаҗәтләргә каралган нормативлардан чыгып исәпләнә. Шул нормативлардан артып киткән чыгымнар счетчиклары булмаган фатирлар арасында бүленә. Барлык фатирларда да приборлар булган йортларда ОДН фатир мәйданына пропорциональ рәвештә билгеләнә. Шуңа күрә фатирларга счетчиклар куярга киңәш итәбез. ОДН чыгымнары Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты раслаган тарифлар буенча исәпләнә.
- 1 июльдә ЖКУ өчен түләүләр күпмегә артты?
- Үсеш зур түгел. Аеруча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе раслаган тарифлар буенча. Беренче яртыеллык бәяләре белән чагыштырганда, ул 1,1 процент тәшкил итә. Тарифлар буенча дәүләт комитеты кабул иткән бәяләр 3,7 процентка артты. Шул рәвешле, уртача алганда, торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләр 2,9 процентка үсте. Түбән Камада ЖКУ хезмәтләре җыелмасы Чаллы, Казан, Әлмәт шәһәрләрендәге бәяләргә караганда түбәнрәк, һәм 1 квадрат метр торакка 92,33 сум туры килә.
- Подъездларга халыкны идарәче компанияләр белән килешү төзергә чакырган белдерүләр эленде. Түбәнкамалылар моңа ничек карый?
- Сүлпән. Минемчә, кеше мәсьәләнең асылын аңлап бетерми. Россия Федерациясе Торак кодексы нигезендә, күпфатирлы йорт белән идарә итүнең берничә юлы бар. Беренчесендә фатир хуҗасы хезмәт күрсәтүчеләр белән мөстәкыйль рәвештә килешү төзи. Моңа мисал булып Химиклар проспектындагы 21нче йорт тора. Икенче юлны сайлаучылар да аз - торак милекчеләре ширкәте (ТСЖ). Бу очракта юридик зат оештырыла, устав кабул ителә. Идарә рәисе йорта яшәүчеләр исеменнән эшли. Соңгы юл -
идарәче компания. Халык мәнфәгатьләрен яклап, алар ресурслар (җылылык, су, газ һ.б.) белән тәэмин итүче оешмалар белән килешүләр төзи, исәп-хисапларны алып бара, бурычлы кешеләр белән эшли. Закон буенча 5 ел саен идарәче компания белән фатир хуҗасы арасында килешү төзелергә тиеш. Бу чара соңгы тапкыр 2012 елда уздырылды. Законга кертелгән үзгәрешләр һәм монополиягә каршы көрәш хезмәте таләпләре буенча, ул килешүгә яңа пунктлар һәм статьялар өстәү таләп ителә. Торак йортларда уздырылган җыелышларда, йортларның өлкән вәкаләтле вәкилләре ярдәме белән, шәхси очрашулар вакытында килешү төзүнең әһәмияте турында аңлату эшләре алып барыла.
- Бу фатир хуҗасы өчен мөһимме?
- Килешү - документ. Алга таба фатир хуҗасы һәм идарәче компания арасындагы мөнәсәбәтләр шуның нигезендә төзеләчәк. Ул - ике якның да хокук һәм вазыйфалары язылган инструкция. Кеше үз фикерен һәм тәкъдимен курыкмыйча ачык итеп әйтергә тиеш. Килешү төзергә кирәк, ләкин аңа кадәр барлык пунктлары белән танышып чыгу хәерле.
Әңгәмәне Фатыйма
Зубарева алып барды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев