Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Ашыгыч ярдәм»дәгеләрне кайгыртып

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенә атна саен 1,5 меңгә якын түбәнкамалы шалтырата. Шуларның өчтән берен «ашыгыч ярдәм» табиблары дәваханәгә илтәләр. Калганнарына өйдә тиешле ярдәм күрсәтелә. Табиблар, фельдшерлар һәм санитарлардан торган 14 бригада (ә бу 50ләп кеше дигән сүз) көнне-төнгә ялгап эшли. Шәһәр белән беррәттән, районыбыз авыллары һәм Кама Аланы халкына...

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенә атна саен 1,5 меңгә якын түбәнкамалы шалтырата. Шуларның өчтән берен «ашыгыч ярдәм» табиблары дәваханәгә илтәләр. Калганнарына өйдә тиешле ярдәм күрсәтелә. Табиблар, фельдшерлар һәм санитарлардан торган 14 бригада (ә бу 50ләп кеше дигән сүз) көнне-төнгә ялгап эшли.
 
Шәһәр белән беррәттән, районыбыз авыллары һәм Кама Аланы халкына да ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүче табибларның эш урыннары булган станциядәге кабинетлар, ял һәм душ бүлмәләре өр-яңадан үзгәртеп ремонтланды. Тәрәзәләр, салкын һәм кайнар су, канализация торбалары яңаларына алмаштырылды. Медикаментлар саклана торган бүлмә дә киңәйтелде. Диспетчерлар урыны да тулысынча яңартылды. Яңа җиһазлар кайтартылды. Кыскасы, бинаның эчке ягы танымаслык булып матурланды. Бу максаттан, республика бюджетыннан 9,5 млн. сумга якын акча бирелгән.
 
Биредәге капиталь ремонт муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин һәм аның төзелеш мәсьәләләре буенча киңәшчесе Таһир Камалетдинов ярдәмендә башкарылды. Тиздән станциянең икенче катында да үзгәртеп яңарту эшенә керешеләчәк, анысы өчен республика бюджетыннан 4 млн. 900 мең сум акча бирү каралган.
 
Алсу ЮМАТОВА,
Түбән Кама районы күп тармаклы район үзәк дәваханәсенең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев