Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Арзанлы кафелар юк, ял парклары да җитәрлек түгел

Йорт каршындагы балалар мәйданчыгында утыручы егет-кызлар бу төндә дә йокларга ирек бирмәде. Яшьтәшләремнең кычкырып-кычкырып көлешү-сөйләшүе, машиналарында музыка акыртуы минем генә түгел, өлкәннәрнең дә үзәгенә үтәдер. Тик, яшь чак - җүләр чак, дигәндәй, егет-кызларның өйдә генә утырасылары да килмидер. Кафе-рестораннарга бару өчен, яшьләрнең акчасы ташып тормый, атнага бер мәртәбә кинога барыйм...

Йорт каршындагы балалар мәйданчыгында утыручы егет-кызлар бу төндә дә йокларга ирек бирмәде. Яшьтәшләремнең кычкырып-кычкырып көлешү-сөйләшүе, машиналарында музыка акыртуы минем генә түгел, өлкәннәрнең дә үзәгенә үтәдер. Тик, яшь чак - җүләр чак, дигәндәй, егет-кызларның өйдә генә утырасылары да килмидер. Кафе-рестораннарга бару өчен, яшьләрнең акчасы ташып тормый, атнага бер мәртәбә кинога барыйм дисәң дә әле, ике кешегә, кимендә, өч-дүрт йөз сум кирәк. Студент халкының кесәсе болай да калын түгел, әти-әнидән гел акча сорап торуы да читен.

Берничә ел элек бөтен Түбән Камага бердәнбер булган «Җәлил» кинотеатры янындагы ял паркында да халык гөжләп тора. Кичке тугызларда килсәң, утырырга буш эскәмия табармын димә. Дөрес, соңгы елларда тагын берне - Нефтехимиклар паркын ачтылар. Әлеге ял урыны да чиста, зур. Тик анысына яшьләр җыелырга бик яратмый.
Шул ике парктан тыш, Красный Ключтагы «Изге чишмә»гә төшәргә була инде. Тик ул шәһәрдән ераграк урнашкан, гел-гел анда йөрү дә туйдыра бит. Кыскасы, егет белән кызларга рәхәтләнеп җитәкләшеп йөрерлек урыннары, яшьләргә күңел ачардай арзанлы кафелары да юк Түбән Каманың. Шулай булгач, ишегалдында утырмыйча, кая барырга соң инде?!
Күптән түгел Казанда яшәүче дус кызларым кунакка килде. «Изге чишмә»гә төшеп менгәннән соң, шәһәр буйлап йөрергә чыктык. Кая гына алып барыйм икән дип, озак баш ваттым. Ял парклары бөтен шәһәрдә дә бар бит ул, гади генә фонтаннар белән дә кешене шаккатырам димә. Карарга матур да, ял итәргә рәхәт тә булган урыннар юк диярлек шул бездә. Берсеннән-берсе хәтәр итеп төзелгән сәүдә үзәкләрендә гел-гел вакыт уздырыр өчен генә йөреп тә булмый бит. Шәһәребездәге аттракционнар паркы да күбрәк балалар өчен, аны да яңартсалар комачау итмәс иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X