Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Андый кешеләр сирәк

I дәрәҗә «Ватан каршындагы хезмәтләре өчен» ордены медале... Үзенең 60 яшьлек юбилеенда «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең товар буенча операторы Булат Хәлимов (фотода сулдан беренче) әнә шул бүләккә ия булды. Илкүләм бу зур бүләк - аның Татарстан нефть һәм нефть эшкәртү тармагы үсешенә керткән хезмәтенә тиешле бәя. Узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында башкорт...

I дәрәҗә «Ватан каршындагы хезмәтләре өчен» ордены медале... Үзенең 60 яшьлек юбилеенда «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең товар буенча операторы Булат Хәлимов (фотода сулдан беренче) әнә шул бүләккә ия булды. Илкүләм бу зур бүләк - аның Татарстан нефть һәм нефть эшкәртү тармагы үсешенә керткән хезмәтенә тиешле бәя.
 
Узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында башкорт ягындагы бәләкәй авылларның берсендә яшәүче малай үз гомеренең кырыктан артыграк елы зур промышленность предприятиеләрендә узар дип уена да китерә алмагандыр. Барлык яшьтәшләре шикелле үк, ул да Гагарин яки Титов кебек космонавт, һичьюгы очучы булырга хыялланган. Әмма һава киңлекләрен буйсындыру нияте тормыш чынбарлыгына бәрелеп челпәрәмә килә. Әбисе янында үскән Булатка, очучылар мәктәбе урынына, педагогия училищесында белем алырга туры килә. Анда укуы Б.Хәлимовка производствода эшләгәндә, бик тә ярап куя.
 
Авыл малаен армиядә хезмәт итү бик күп нәрсәләргә өйрәтә: тыныч тормышта бик тә кирәкле тагын бер һөнәр - санитария инструкторы белгечлеген үзләштерә; аның тормыш офыклары киңәеп, күңеле авылдан читкә тарта.
 
Фамилиясе хәрби частьның Мактау китабына кертелүенә горурлык хисләре кичергән сержант демобилизацияләнә һәм үз һөнәрен дә, димәк язмышын да тулысынча үзгәртергә дигән ныклы фикергә килә. Булат производствода беренче чыныгуны Башкортстанның илгә даны таралган «Салаватнефтеоргсинтез» гигантында ала. 1982 елда эшкә «Нижнекамснефтехим»га килә. 2011 елда аны «Татнефть»нең яңа комплексындагы товар-чимал производствосына (ТСП) оператор итеп чакыралар.
 
- «ТАНЕКО»га мин аны тәҗрибәле нефтехимик булганы өчен генә чакырмадым, - дип сөйли каталитик риформинг цехы начальнигы Марс Сәмигуллин. - Булат Галиевич - үзенең белеме белән дә, табигате буенча да менә дигән педагог. Ул кешеләр белән аралашу, аларны үзенең эш тәҗрибәсенә өйрәтү сәләтенә дә ия. Заманында мин үзем дә аннан бик күп нәрсәгә өйрәндем. Язмабыз героеның, остаз буларак, андый өйрәнчекләре санап бетергесез. Төрле буын кешеләре, үзләрен өйрәткәне, яхшы мөнәсәбәте һәм ярдәме өчен, бу ветеранга рәхмәтле. Ул тагын бер яшь хезмәттәшен - ТСПның технологик насослар машинисты Сергей Мальковны да һөнәри осталыгы серләренә төшендергән.
 
- Кычкырмыйча, ачуланмыйча гына өйрәтте, - дип исенә төшерә Сергей Булат Хәлимов белән бергәләп эшләгән беренче елларын. «Татнефть» һәм «ТАНЕКО»-дагы һөнәри осталык конкурсларында җиңү яулаган Сергей ул уңышларында үз остазының да хезмәте зур дип саный. Димәк, укучысына барысын да җиренә җиткереп, тиешенчә аңлаткан.
 
Б.Хәлимовның турыдан-туры җитәкчесе - арадаш нефть продуктлары товар резервуар паркы һәм реагент хуҗалыгының участок начальнигы Евгений Мироновның да аның турында әйтер сүзе бар. 2011 ел объектта монтажлауның төгәлләнүе һәм көйләү-эшләтеп карау белән әһәмиятле булды. Һәрвакыттагыча, яңа җитештерү объекты билгеле бер кыенлыклар һәм киеренкелек аша барлыкка килде. Дөрес карарга килү юлларын проектлаучылар, төзүчеләр, көйләп-эшләтеп җибәрүчеләр һәм алга таба турыдан-туры биредә эшләячәк персонал - бөтенесе бер команда булып, бергәләп эзләделәр.
 
- Проектлау һәм монтажлау барышында барлык нечкәлекләрен дә белеп тә, алдан күреп бетереп тә булмый, - ди Евгений Миронов, - менә шул чагында безгә Булат Галиевичның производстводагы бай тәҗрибәсе бик тә ярап куйды. Тәҗрибә, җаваплылык, эшне барлык нечкәлекләре белән белү - боларның барысы да язмабыз героена һәркөн кирәк. Кислота һәм селте кебек агрессив продукт белән эшләгәндә игътибарсызлык һич тә гафу ителми.
 
- Әлбәттә, барлык процесслар да автоматлаштырылган, үзебез дә тиешле эш киеменнән булып, шәхси саклагыч чаралар белән тулысынча тәэмин ителгән, - дип сөйли Булат Хәлимов. - «Татнефть» матур һәм бер дигән заманча комплекс төзеде. Ә шулай да күп нәрсә кешеләрнең үзләренә бәйле. КИПиА приборлары, трубопровод, насос, янгынга каршы инвентарь кебек «акыллы тимер»не нәкъ менә кеше үзе күзәтеп-тикшереп тора бит.
 
Яшь хезмәттәшләре ветеранны эш сөйгәне һәм осталыгы өчен хөрмәт итәләр.
- Галиевич - акыллы, башлы ир, - дип, кулдашы - технологик насослар машинисты Рафаэль Гыйниятуллин аның турында олы ихтирам белән сөйли. Аның сүзләрен барысы да бердәм рәвештә хуплап күтәреп ала. Әйе, чыннан да, Хәлимов - менә дигән кеше, андыйлар сирәк.
 
Елена ТОКАРЕВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев