Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Альбинабыз – бәхет кошыбыз»

«Әткәм-әнкәмнең җылысы, күңелем күзе яктысы. Сезгә генә күренәдер ак биләүнең ак төсе. Барысын да бүлеп салып, языладыр язмышлар. Яратып сынавымы әллә? Язмышымда ялгыш бар». Альбина Абрамованың «Минем җырым» җырын тыңлаганда, бу сүзләрне ишетүгә үзеннән-үзе күзләр дымлана, күңелләр нечкәрә. Үз гомерендә бер тапкыр да якты дөнья күрмәгән кызның тормышы да җиңелләрдән...

«Әткәм-әнкәмнең җылысы,
күңелем күзе яктысы.
Сезгә генә күренәдер
ак биләүнең ак төсе.
Барысын да бүлеп салып,
языладыр язмышлар.
Яратып сынавымы әллә? Язмышымда ялгыш бар».
Альбина Абрамованың «Минем җырым» җырын тыңлаганда, бу сүзләрне ишетүгә үзеннән-үзе күзләр дымлана, күңелләр нечкәрә. Үз гомерендә бер тапкыр да якты дөнья күрмәгән кызның тормышы да җиңелләрдән булмый. Әтисе Иван әйтүенчә, алты айлык булып туган сабыйны тернәкләндерү өчен махсус караватка ясалма кислород астына салалар (аны «колпак» дип тә йөртәләр), әмма табиблар хатасы белән нормасыннан артык җибәрелгән кислород кызчыкның күз челтәре катлавын яндыра. Күз нервлары исән булса да, кояш яктылыгыннан башка берни күрми ул. Ясалган операцияләр дә Альбинага ярдәм итми. Гаилә хәтта Израиль табибларына да мөрәҗәгать иткән, тик тегеләр бу эшкә алынмаганнар, баш тартканнар. Ата-ананың ул вакытта ни кичерүләрен сөйләп тору да кирәкмидер, мөгаен.
Хәзер Зөлфия һәм Иван Абрамовлар кызларының уңышларына шатланып бетә алмыйлар. «Кызыбыз белән бик горурланабыз. Ул беркайчан йөзебезгә кызыллык китермәде. Мәктәптә дә гел яхшы билгеләренә укыды. Җиденче сыйныфка кадәр Түбән Камада белем алды. Сигезенчегә Лаештагы начар күрүчеләр мәктәбенә китте. Шунда интернатта яшәп, Брайль системасы буенча 11нче сыйныфка кадәр укыды. Ул - безнең бәхет кошыбыз», - дип горурланып сөйли әнисе.
Сабый моңлы бала булып үсә, кечкенәдән сәхнәдә чыгыш ясый. Альбина Абрамова республика,Россиякүләм музыка бәйгеләрендә лауреат исемнәренә ия була, җиңүләр яулый. Күптән түгел яшь җырчы «Надежда Европы» халыкара фестивалендә катнашып, берьюлы ике номинациядә җиңүгә ирешә: «Халык вокалы» дигәнендә - өченче урынны яулый, «Эстрада вокал»ында дипломант исеменә лаек була.
- Фестиваль Болгариядә узды. Катнашучылар төрле илләрдән килгән иде. Анда минем белән бергә Татарстаннан тагын өч җырчы катнашса да, татар телендә мин генә чыгыш ясадым. Бу минем өчен зур тормыш тәҗрибәсе, - дип хис-тойгылары белән уртаклашты кыз.
Күптән түгел Альбинаның яңа клибы чыкты. Ул аның тормышына багышланган: татлы да, әче дә, шатлыклы да, хәсрәтле дә - беркемне дә битараф калдыра алмый. Сентябрьдә кыз укырга китәргә җыена. Ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисткасы Венера Ганиева сыйныфында белем ала, быел өченче курска бара.
Гөлия НИГЪМӘТУЛЛИНА

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X