Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Алар хөрмәткә һәм яклауга лаек

Быел, исәп буенча, 26нчы мәртәбә ил Өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Аеруча җылы, якты бәйрәм бу. Чөнки бу көнне өлкәннәргә аерым ихтирам күрсәтелә. Икенче яктан, өлкәннәр тормыш-көнкүрешендәге проблемаларга игътибар бирелә. Татарстанның демографик торышыннан күренгәнчә, өлкәннәр саны арта бара. Россия буенча да шундый ук ситуация. Соңгы биш елда гына да пенсионерлар саны...

Быел, исәп буенча, 26нчы мәртәбә ил Өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Аеруча җылы, якты бәйрәм бу. Чөнки бу көнне өлкәннәргә аерым ихтирам күрсәтелә. Икенче яктан, өлкәннәр тормыш-көнкүрешендәге проблемаларга игътибар бирелә.

Татарстанның демографик торышыннан күренгәнчә, өлкәннәр саны арта бара. Россия буенча да шундый ук ситуация. Соңгы биш елда гына да пенсионерлар саны 6 мең 700 кешегә арткан. Бүген безнең районда 67 меңнән артык кеше картлык буенча пенсия ала. Бу халыкның 24,5 процентын тәшкил итә дигән сүз.
Өлкәннәрнең төп кереме - пенсия. Аңа даими рәвештә индексация ясала. Шуңа да карамастан, пенсионерларның 50 процентка якыны эшләргә мәҗбүр. 1 сентябрьгә Түбән Камада уртача пенсия күләме 12 мең 481 сум.
120 меңнән артык кешегә төрле социаль ярдәм күрсәтелә. Ай саен, нинди категориягә керүенә бәйле рәвештә, пенсиягә 300 сумнан алып 6,5 мең сумга кадәр өстәмә бирелә. Моннан тыш, матди яктан кыенлык кичергән пенсионерларга торак-коммуналь хезмәтләре һәм җылылык өчен дәүләт субсидиясе бар. Агымдагы елда 32 кешегә республика бюджетыннан 143 мең күләмендә матди ярдәм күрсәтелгән. Шуларга тагын бакча массивларына йөрүче автобус хезмәтенең түләүсез булуын, шәһәр һәм Кама Аланының социаль ашханәләрендә ярдәмгә аеруча мохтаҗларны бушлай ашатуны да өстәргә кирәк.
Сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту юнәлешендә дә эш дәвам итә. Бүгенге көндә 4 ветеран бу ярдәмгә мохтаҗ.
Тагын берничә сан. 720 кешегә өйләрендә социаль ярдәм күрсәтелә. Онкология һәм башка катлаулы чирләр белән авыручылар соравы буенча, «Милосердие» үзәгендә ярдәмчеләр (сиделка) хезмәте оештырылды. Бүген аннан 10 кеше файдалана икән. Моннан тыш бу эшкә өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар җәлеп ителә.
Агымдагы елның февраль аенда «Өлкән кеше куркынычсызлыгы мәктәбе» эшли башлады. Социаль хезмәткәрләр пенсионерларның өйләренә барып, алар белән аңлату эшләре алып бара, юридик, дарулар, көнкүрештә килеп чыгарга мөмкин булган башка куркынычсызлык мәсьәләләрен яктырткан буклетлар тараталар. Янгын сагы хезмәткәрләре дә ялгыз һәм 80 яшьтән узган өлкәннәрнең яшәү шартлары белән таныша. Мобиль социаль хезмәте күрсәтү дә үзен аклый: өч йөздән артык кешегә планлы һәм ашыгыч ярдәм күрсәтелгән, 4 гражданга картлар йортына, адаптация үзәкләренә урнаштыруда документларын рәсмиләштерүгә булышканнар.
2017 елда тагын бер проект кулланышка кертелә. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән бу проект «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» дип атала. Ул, нигездә, картлар йортларында, интернатларда яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшырту максатында төзелгән. Үз-үзләрен карый алмаган пенсионерларны опекага алган гаиләләргә «Милосердие» үзәге белән төзелгән килешү нигезендә, ай саен 4-8 мең күләмендә (группасына бәйле рәвештә) акча түләнә. Шунысы да бар: опекун хезмәткә яраклы, бер тапкыр да хөкемгә тартылмаган булырга тиеш. Шулай ук торак шартлары ях-шы булу һәм тәрбиягә алган кеше белән туганлык мөнәсәбәтләрендә тормавы да шарт.
Бер уңайдан әйтеп китик: әлеге үзәктә өлкәннәр тернәкләндерү курслары уза. Быел, мәсәлән, 448 кешегә путевка бирелгән, шуның 76сы башка районнардан килгән кешеләр.
Өлкәннәргә социаль ярдәм күрсәтүнең дә яңа алымнары кулланышка кертелә. Шуларның берсе - «Өйдәге санаторий». Бу хезмәт өйләреннән чыгып йөри һәм үз-үзләрен карый алмаучылар өчен өештырыла. «Хатирәләр музее», «Табиб-хезмәт», «Караоке клубы» исә өлкәннәр һәм инвалидларның тормышка карашын, психологик хәлен яхшыртырга, эчке потенциалын һәм иҗати мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә. «Сүзләр бакчасы» программасы инсульт кичереп, авырлык белән сөйләшүчеләргә логопед хезмәте күрсәтү юнәлешендә эшли.
«Өченче буын университеты» да түбән-камалылар арасында популярлык казан-ды. Компьютерда эшләргә өйрәнергә теләү-челәр аеруча күп икән. Шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып бару, ландшафт дизайны, хокук, психилогия өлкәсенә кагылышлы курсларга теләп йөри пенсионерлар. Быел 7 программа буенча 38 төркем оештыру планлаштырылган. Шуның өчесе яңа: «Иҗади үсеш», «Инглиз теле» һәм «Татар теле һәм мәдәнияте».
Һәм соңгысы. Һәр елны Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган чараларда шәһәрнең барлык оешма-предприятиеләре катнаша һәм аларга саллы гына чыгымнар сарыф ителә. Быел район буенча 130 чара уздырыла. Районда яше 90нан узган 537 кеше яши. Бу көнне аларны өйләрендә котлаячаклар. Шәһәр чәчтарашханәләрендә 30 сентябрь һәм 1 октябрьдә пенсионерларга ташламалы бәяләр тәкъдим ителә. Мунчада да өч көн дәвамында льготалар каралган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев