Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Алар андый хөрмәткә лаек

Халык иҗаты йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган зур бәйрәм чарасы узды. Әлеге тантанага шәһәребездә һәм районыбызда гомер итүче мактаулы һәм алдынгы хатын-кызлар чакырылган иде. Алар арасында, әлбәттә, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы аналар һәм төрле иҗтимагый оешма вәкилләре аерым урын биләде. Халык иҗаты йортында гүзәл затларыбызны искиткеч матур манзара,...

Халык иҗаты йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган зур бәйрәм чарасы узды.
Әлеге тантанага шәһәребездә һәм районыбызда гомер итүче мактаулы һәм алдынгы хатын-кызлар чакырылган иде. Алар арасында, әлбәттә, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы аналар һәм төрле иҗтимагый оешма вәкилләре аерым урын биләде.
Халык иҗаты йортында гүзәл затларыбызны искиткеч матур манзара, үзенчәлекле итеп бизәлгән зал каршылады. Бу көнне бирегә чакырылган кунакларга игътибар да, ихтирам да җитәрлек булды.
Хатын-кызларны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов котлады. «Сез - матурлыкның һәм нәфислекнең гәүдәләнеше. Без сезнең белән горурланабыз.
Йортларыбызга ямь бирүдә, гаилә учагын сүндермичә саклауда, балаларыбызны тәрбияләүдә һәм үстерүдә сезгә тиңнәр юк. Шуңа да без сезгә булган мәхәббәт хисләребезне гомеребез буе сүрелдермичә саклыйбыз. Безнең бәхетле булуыбызда һәм уңышларга ирешүебездә сезнең өлеш бик зур», - диде ул чыгышында.
Чыннан да, көндәлек эшләрдә ирләрдән калышмыйча тырышлык куючы гүзәл затларның хезмәте югары бәяләнә. Шәһәребезең һәм районыбызның җаваплы тармакларында тырышып һәм намус белән эшләүче хатын-кызларга төрле дәрәҗәдәге хөкүмәт һәм башка бүләкләр тапшыру - моның ачык чагылышы булды.
Бәйрәм Түбән Каманың танылган иҗат коллективлары һәм җырчылар-биючеләр чыгышлары белән үрелеп барды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев