Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Актүбә урамы ачыла

Түбән Камада Актүбә урамы һәм Төзүчеләр проспекты киселешендә юл хәрәкәте яңартылачак.

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин хәбәр итә.

Әлеге юл, беренче чиратта, ашыгыч ярдәм машиналарының маршрутын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.

Урам быел ачыла. Яңартылган юл полотносыннан тыш, анда җәяүлеләр өчен юллар барлыкка киләчәк. Әлегә аларны иске Администрация бинасына кадәр төзү планлаштырыла. Киләсе елда эшләр дәвам итәчәк.

Яңартылган Актүбә урамы шәһәр хастаханәсенә hәм, шулай ук, яңа кабул итү-диагностика бүлегенә баруны җиңеләйтә.

Исегезгә төшерәбез, объект төзелешенә 1 млрд. 726 млн. сум бүлеп бирелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев