Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Аксакалларыбыз исән булсын

Традиция буенча, һәр елны Корбан гаетеннән соң, мәчет администрациясе шәһәребезнең аксакаллары һәм бабайларын бәйрәм табыны артына җыя. Аның Өлкәннәр көне алдыннан оештырылуы табынны тагын да ямьлерәк итте. Быел Корбан ашында кырыктан артык кеше катнашты. Корбан итеннән пылауны Рәфәгыйль бабай пешерде. Озак еллар Урта Азиянең Әфганстан белән чиктәш районында яшәгән ул....

Традиция буенча, һәр елны Корбан гаетеннән соң, мәчет администрациясе шәһәребезнең аксакаллары һәм бабайларын бәйрәм табыны артына җыя. Аның Өлкәннәр көне алдыннан оештырылуы табынны тагын да ямьлерәк итте.
Быел Корбан ашында кырыктан артык кеше катнашты. Корбан итеннән пылауны Рәфәгыйль бабай пешерде. Озак еллар Урта Азиянең Әфганстан белән чиктәш районында яшәгән ул. Аның кебек оста итеп пылау пешерүчеләр сирәк буладыр. Бабайлар да шул фикерне җиткерде. Кирам хаҗины шәһәребез мөселманнарының олысы да, кечесе дә беләдер. Туган яктан читтә, күмер шахтасында эшләгәндә үк намаз укырга өйрәнә, ислам нигезләрен үзләштерә. Гомумән, өстәл артында утыручы һәр бабайның язмышын тасвирлаган китап чыгарырга булыр иде. Шактый өлкән яшьтә булсалар да, алар һаман сафта: балага исем кушу, никах уку, кешене соңгы юлга әзерләү, күмү йолаларын башкара. Чөнки алар үзләрен Аллаһ бәндәсе дип белә, Ул кушканча яшәргә, Аның Сүзен башкаларга да ирештерергә тырышалар. Алай гына түгел, бабайларыбыз белемнәрен ныгыту-баету өстендә дә эшли. Алар тарафыннан әйтелгән изге теләкләр дә бу көнне тагын да үтемлерәк яңгырады кебек: ил-көннәребез имин, калебләребез чиста, иманыбыз нык булсын. Әмин.
Фәнис КАДЫЙРОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев