Җәй ахырына кадәр Түбән Камада барлык паркларны тәртипкә китерәчәкләр
Тукай паркында эшләр башланды инде.
Түбән Камада җәй ахырына кадәр барлык парк һәм скверларны тәртипкә китерәчәкләр. Анда инде косметик ремонт таләп ителә — эскәмияләрне, балалар мәйданчыкларындагы элементларны яңартырга, җимерелгән брусчатканы алыштырырга, скульптураларны реставрацияләргә кирәк.
Тукай паркында эшләр башланды инде. Вакыт узу белән төсе уңган эскәмияләрне яңа буяу белән буяп куялар. Зыян күргән брусчатканы алыштыра башладылар. Тиздән бөек татар шагыйренә куелган һәйкәлне яңартачаклар һәм тематик скульптураларны реставрацияләячәкләр, шулай ук балалар мәйданчыгына резина өслек җәюгә керешәчәкләр.
«Быел без җирле бюджет хисабына барлык паркларны тиешле хәлгә китерәчәкбез. Хәзер ДЕЗ базасында парклар һәм скверлар дирекциясе төзелә, алар безнең паркларның эчтәлеген һәм тулылыгын күзәтәчәк, чөнки бу мөһим өлеш», — дип билгеләп үтте Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев.
«Велики» паркында өлешчә косметик ремонт үткәрелде — территориядәге декоратив элементлар буялды, кече архитектура формалары торгызылды. Шәһәр җитәкчелеге өстәмә эш күләмен билгеләде.
«Велики» паркында яңарту эшләре алып барыла. МАФлар (кече архитектура формалары) торгызыла, буяу эшләре башкарыла, ватылган брусчатка алыштырыла, агымдагы ремонт эшләре үткәрелә, җирле бюджеттан акча бүлеп бирелгән. Ел саен бүлеп бирәчәкбез, чөнки теләсә нинди хуҗалык карап тотуны таләп итә», — дип сөйләде Радмир Беляев.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев