Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

3 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләргә бишәр мең сум акча түләнә башлаячак

Якын көннәрдә ана капиталына хокукы булган гаиләләрнең өч яшькә кадәрге балаларына бишәр мең сум акча түләнә башлаячак. Бу хакта РФ Пенсия фондының ТР буенча социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова хәбәр итте.

Түбән Камада мондый мөмкинлек 5 меңнән артык гаиләгә бирелә.

Өстәмә ярдәм федераль бюджеттан бүлеп бирелә, аңа карап, ана капиталы күләме кимемәячәк. Акча алыр өчен, октябрьгә кадәр es.pfrf.ru яки gosuslugi.ru порталындагы шәхси кабинетта гариза язарга кирәк.

Түләүләр түбәндәгечә булырга мөмкин:
1. Гаилә ике баланың берсенә ике яшь булса, ә икенчесе быел гыйнвар аенда туып, гариза апрель аенда ук тапшырылса, өч ай дәвамында гаилә һәр бала өчен 5әр мең сум акча алачак. Өч ай өчен 30 мең дигән сүз. Гариза быел сентябрь аенда гына тапшырылса, гаилә 30 мең сумны сентябрьдә үк алачак.
2. Әйтик, гаиләдә өч баланың икесе быел гыйнварда туган, ә зурысына май аенда өч яшь тула. Гариза апрельдә ук тапшырылса, гаиләгә апрель һәм май айларында – 15 мең сум, июнь аенда 10 мең сум акча түләнәчәк.
3. Бала май аенда дөньяга килсә, гаилә 10 мең сум алачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев