Туган як

20 апрельдә Түбән Камада машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү узачак

Чәршәмбе көнне, 20 апрельдә, Түбән Камада «Тоннель» операциясе кысаларында, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерәчәк

Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мондый профилактик операцияләр шәһәрдә ай саен үткәрелә.

Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре һәр сәфәр алдыннан кирәкле документларның булу-булмавын һәм аларның гамәлдә булу вакытын тикшерергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм хокук бозулар өчен штрафларны вакытында түләргә кирәклеге турында машина йөртүчеләрне искәртә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: