Туган як

18 яшьлек түбәнкамалы «Мисс Россия» конкурсында катнашачак

Түбән Камада яшәүче Анна Атаманова «Мисс Россия» матурлык конкурсында шәһәр данын яклаячак.

Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

18 яшьлек кызның жюри алдында беренче тапкыр чыгыш ясавы түгел: узган елны ул шәһәр матурлык конкурсында җиңү яулаган, ә быел «Татарстан гүзәле» титулын яулаган.

Анна КФУда Инглиз теле белгечлегенә укый. Моннан тыш, кыз квалификация күтәрү курсларын ала.

«Россия гүзәле» конкурсының финалы 25 июльдә Мәскәүдә узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: