Туган як

Үзмәшгуль булып теркәлдегезме?

Татарстан Республикасы һәрвакыт алдынгылар рәтендә. Ел башыннан без тагын бер сынау проектына кушылып киттек. Монысы инде азмы-күпме акча эшләү нияте белән, нәрсә дә булса җитештергән яки нинди дә булса эшчәнлек алып баручыларга кагыла. Алар өчен бик матур сүз дә уйлап табылды – үзмәшгуль булалар.

Чебешләрне көзен саныйлар дигәндәй, яңа проектның да азмы-күпме нәтиҗә ясар вакыты җиткәндер. Статистикага күз салсак, шушы тугыз ай эчендә Татарстанда барлыгы 32 мең кеше инде үзмәшгуль булып теркәлгән. Бу сан әле тагын да артыр дип көтелә.
«Яңа пешеп чыккан» бу категориягә тагын кемнәр керә? Интернет битләрен карасаң, анда әллә нинди хезмәтләр тәкъдим итәләр: Каш ясыйлар, керфек үстерәләр, тырнак ябыштыралар һ.б. Ярар, кем нинди эш белән шөгыльләнә – барысы да керемгә эшли дип уйлыйк.
Алар – эшчәнлекләреннән керем алучы, тик эш бирүчесе һәм ялланып эшләүче хезмәткәрләре булмаган кешеләр. Үзмәшгульләр ай саен керемнәреннән дүрт процент салым түләргә тиеш. Бер уйлап карасаң, 100 сумның 4 сумы гына булып чыга түгелме соң? Ярар, репетиторларның чыгымнары юк, укучылар ручка-дәфтәрләрен үзләре белән алып килә. Ә торт ясаучы бит тәмле булсын өчен маен да, йомыркасын да сыйфатлыны гына ала. Торт сатудан кергән акча алган ризыклар бәясеннән күпкә артык булырга тиеш түгелме соң?
Республикабызның кайбер районнарында умартачыларны, дәүләткә сөт тапшыручыларны да үзмәшгуль булырга дип кыстыйлар икән, дип үз күзләрем белән укыдым. Үзмәшгульләр, аз булса да, дәүләткә файда китерә башлады. Тик бик тиз арада алтын йомырка салучы чуар тавык булырга мөмкиннәр.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: