Туган як

Зәңгәр күзле күршем

Бибинур апа Фәттахованы күптәннән, Түбән Камага күчеп килгән көнемнән үк беләм. 1990 елның ноябрь ае иде бу. Яңа күршеләремнән беренче булып ул исәнлек бирде кебек. Әнием белән бер яшьтә булгангамы, аеруча үз иттем, хәтта яраттым мин аны. Кызы Эльвира Гүзәлемне үз сеңлесе кебек кабул итте. Дөрес, аларның яшь аермалары зур,...

Бибинур апа Фәттахованы күптәннән, Түбән Камага күчеп килгән көнемнән үк беләм. 1990 елның ноябрь ае иде бу. Яңа күршеләремнән беренче булып ул исәнлек бирде кебек. Әнием белән бер яшьтә булгангамы, аеруча үз иттем, хәтта яраттым мин аны. Кызы Эльвира Гүзәлемне үз сеңлесе кебек кабул итте. Дөрес, аларның яшь аермалары зур, шулай да икәү әвәрә киләләр. Кызганыч, Эльвираның гомере бик кыска булды. 18 яшьлек кызның гомерен явызлар өзде. Бу хакта «Туган як» газетасында язма дөнья күрде.
Ә Бибинур апа белән бик тиз уртак тел таптык. Ирем көне буе эштә, ә мин - декрет ялында. Беренче атнада, кибеткә чыгарга да куркып, йорт яныннан узып йөрүчеләрне күзәттем. Үзләре белән аралашмасам да, подъезд төбендәге утыргычта утыручы апаларны таный башладым. Алар арасында миңа аеруча зәңгәр күзле, гел елмаеп торучы, уртача буйдагысы ошады. Ничектер, үзенә тартып тора торган сөйкемле сөяге бар иде аның. Бу Бибинур апа иде.
Холкым белән аралашучан кеше мин. Тагын атна-ун көннән подъездда яшәүчеләр белән танышып та чыктым. Инде тоз кирәк булса, кибеткә чапмыйм, Бибинур апа ишеген шакыйм. «Кер, күрше, хәзер чәй куям», - дип, өенә әйдәкли. Үтә дә кунакчыл шул Бибинур апа: камыр ризыгы пешерде исә, күтәреп, кереп тә җитә. Өстәле бай булмаса да, табыны һәрвакыт түгәрәк. Узган гасырның кибет киштәләре буш булган туксанынчы елларында да, иртәгә нәрсә ашарбыз, диме, бар булганын табынга куя. Бүген дә шундый ул: өеннән дуслары өзелми. Берәр ахирәте авырып китсә, ашын пешереп, хәл белергә ашыгыр. Камыр ризыгы пешермәгән көне
дә сирәктер аның. «Әнисә бәрәңге пәрәмәчемне ярата», - ди. Улы белән килене киләсен алдан белсә, табына алар яраткан ризыкларны куярга тырыша.
Әйе, юмарт Бибинур апа. Соңгысын бирергә дә әзер. Кеше шатлык-кайгысын үзенеке кебек кабул итә белә. Күпертү түгел: кы-
зымның фатир алуын ишеткәч, миннән дә артык ул сөенде. «Исән булсак, кунакка да барырбыз. Мәскәүгә барып, рә-хәтләнеп татарча җырлап та кайтам әле», - ди дә, җырлый башлый. Матур җырлый, моңлы итеп. «Әтиемнең скрипкасы бар иде. Үземне белә башлаганда, мин инде өй концертлары куя идем. Чаршау белән капланган мич артыннан чыгам да урындыкка менеп басам. Шигырьләрне тиз ятлый, кеше алдында укырга яраттым. 3 класста укыганда сәхнәдән Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасын укыдым. Халык бер мәлгә телсез калды. Аннан, дәррәү килеп, кул чаба башладылар. Концерттан соң укытучы апага эләккән. Шул көннән соң мин сәхнә йолдызына әйләндем», - ди ул. (Сүз уңаеннан әйтеп китим әле: әлеге поэманы ул бүген дә яттан укый). Рәшит Ваһапов та аңа : «Син йолдыз булып балкырсың», - дигән булган. Тик кызның җырчы булу теләге тормышка ашмастай хыял булып кала. Яшьлеген гел сагынып искә ала. «Миңа 15 яшьләр чамасы иде. «Авылга артистлар килде, концерт була», - дигән сүз таралды. Кичкә кадәр бәрәңге чүбен утап бетерергә кирәк. Мин җырлый-җырлый эшлим. Киртә буенда чит кеше басып торуын да күрмәгәнмен. «Нинди сандугач бу?» - дип сорый таныш булмаган ир-ат. Күренеп тора: безнең якныкы түгел. «Бибинур», - дим. Ул миңа тагын җырларга куша. Әрсезлегем бар иде, ялындырып тормадым. Сузып башкарыла торганны да җырлатты. «Син йолдыз булып балкырсың, Бибинур. Гастрольләрдән әйләнеп кайткач, чакыртып, телеграмма сугармын», - диде. Кичен концертка чакырды. Үзе белән таныштырды: Рәшит Ваһапов. Шундый җырчыдан мактау сүзләре ишеткәч, башым күккә тигәндәй булды. Тик язмышыма бөтендләй башкача язылган булып чыкты. Телеграмма урынына, аның вафаты турында хәбәр алдым. Тәгәри-тәгәри еладым шул көнне», - ди Бибинур апа.
Бухгалтерлар әзерләү курсларында укып, үз һөнәре буенча эшли. Гүзәллегеннән гайре, зәп-зәңгәр күзләренә гашыйк булучы егетләр күп була. Ә ул туганнарын кайгырта. Соң гына кияүгә чыга. Ире төскә-биткә матур булса да, холкы белән җан өшеткеч кеше булып чыга. Ике баласын ялгызына аякка бастырырга туры килә аңа. «Артта калган ул еллар белән чагыштырганда, бүгенгесенә сөенеп яшәрлек», - ди күршем. Ахирәтләре ярдәме белән намаз укырга өйрәнгән. Әби-балалары, әти-әнисе, туып озак яши алмаган улы, Эльвирасы рухына дога кыла алуына чиксез шатлана. Ул йортта озак яшәмәдем, ләкин күршем Бибинур апа белән элемтә өзелмәде. Алай гына да түгел, дуслыгыбыз еллар белән тагын да ныгыды гына. «Минем кызым бит син», - дип, аркамнан сөюе өчен генә дә мең рәхмәтле мин аңа. Икенчедән, башкалар кебек, авырлыкларга, акча җитмәүгә зарланмавы, киресенчә, тормышыннан канәгать булып яшәве белән сокланырдыра торган кеше ул.
Нурисә ФАТЫЙХОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: