Туган як

Үзендә тәрбияләнгән сыйфатлар ярдәм итә

«Безнең эшебез кешеләргә күренми, әмма эчке эшләр идарәсендә штабны кайнап торган казан белән чагыштыралар иде. Ник дигәндә, без начальникка турыдан-туры бәйләнгән. Штаб аша төрле хөкемнәр, киңәшмә оештыру буенча әзерлек, карар, тикшерү һәм башка мөһим документлар уза», – ди 21 ел эчке эшләр идарәсендә эшләп киткән Ләйсән Гобәйдуллина (фотода). Шулай ук штаб эше мәгълүмат җыю, исәпкә алу, анализ ясау, планлаштыру, оештыру, тикшерү кебек вазифаларны үз эченә ала.

Аның кыяфәтенә карасаң, полициядә эшләгән димәссең. Әмма үз-үзен тотышы һәм сөйләме сиздерә: тавышы тыйнак булса да – нык, сүзчән түгел, мактанмый. Кайчандыр нефть-химия көллиятен тәмамлап, техник-электрончы белгечлеге алган кыз башта эш тапмый. Нишләптер, мондый  белгечлек буенча егетләрне генә алалар. Шуңа күрә бер ел ярым мәктәптә укыта. 1995 елда эчке эшләр идарәсендә эшләүче күршесе тәкъдиме буенча, «вакытлыча» дип, полициягә килә һәм ике дистә елдан артык шунда хезмәт итеп, подполковник дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга. 
– Мин анда оператор булып урнаштым. Эшебез кулга алынучылар буенча полиция хезмәткәрләре җибәргән мәгълүматны картага кертүдән гыйбарәт иде. Моңа кадәр алар кулдан язылып, махсус барабаннарга урнаштырылган. Мин килгән елны мәгълүматны компьютерга кертә башладык, – дип аңлата  Ләйсән Гобәйдуллина.
Мондый карталарга тәртип бозучы яки җинаятьче турында кыскача языла: исеме, адресы, паспорт мәгълүматлары, административ яки башка җинаять маддәләре, җинаять кылынган вакыт, кешенең нинди халәттә булганлыгы, зыян күрүче турында, суд карары буенча мәгълүмат күрсәтелә. Бер карасаң – коры сүзләр, икенче карасаң – кеше язмышы.  Шулай булгач, ялгышу гафу ителми.
Карталар буенча анализ ясала. Мәсәлән, узган гасырның 90 нчы еллар ахырында җинаятьләрнең күбесе 18.00–23.00 сәгатьләрдә кылынганы билгеле. Димәк, дежур патруль тәртип бозулар күп булган урынга һәм вакытта җибәрелгән. Җинаятьчеләр корбаннарын күбрәк подъездларда һәм караңгы, кеше сирәк йөри торган урыннарда сагалап торганнар. Чәшке бүрекләрне урлау очраклары еш теркәлгән. Җинаятьне яшьләр ешрак кылган. Закон бозуга салкын акыл белән барганнар, шул ук вакытта хәмер эчеп, «диңгез тубыктан» дип, «батырлык» күрсәтүчеләр дә булган.
– Әле эшли генә башлаган вакытта бер ир турында өч көн саен карточка килде. Исерек килеш тотыла иде. Моның өчен айныткычка җибәреп, штраф түләттеләр, – дип искә ала Ләйсән Гобәйдуллина.
Кайбер кеше, иреккә чыккач, башка җинаятькә бармый. Әмма андыйлар сирәк була икән. Элекке полиция хезмәткәре әйтүенчә, мондый адәмнәрнең «карьера»сы, гадәттә, урлаудан башлана. Аннары талау, кыйнау, хәтта үтерүгә дә барып җитәләр. Төрмәдән чыккан, «бүре билеты» мөһере сугылган  кешене эшкә алмыйлар. Ә яшәргә кирәк. Хәзер исә, әкренләп булса да, хәлләр яхшыра: иреккә чыгучыларга эшкә урнашыр өчен квоталар каралган, ярдәм фондлары эшли.
Моннан кала, штаб хезмәткәрләре рейдларга чыга, командировкага бара. Беренче командировкасын Ләйсән әле дә хәтерли. Аларны Минзәләгә җибәрәләр. Анда сигез кешене үтергәннәр. Җинаятьчеләрнең төрле төркемнәргә оешып, сугыша торган чоры. 1997 елда Түбән Камада тагын бер тетрәндергеч хәл була. Мокеевлар гаиләсе үтерелә. Тикшерү төркеме белән, Ләйсән Гобәйдуллинаны шунда җибәрәләр. Үтерелгән өч кешенең берсе – кечкенә малай. Моны күрү авыр була, әлбәттә. Гомумән, рейдлар вакытында төрле хәлләрне күрергә туры килә. Ата-аналары эчеп, кәеф-сафа корганда, урамда ач-ялангач йөрүче балалар бигрәк тә кызганыч. Әмма хискә бирелергә ярамый, чөнки ул балаларны кызганып кына, хәл үзгәрми. Чарасын күрергә кирәк.
Гади оператордан башлап, ул анализ, планлаштыру һәм тикшерү бүлеге начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелә. Эшли башлаганда кабинетта нибары җиде кеше булса, тора-бара, бүлекләрне кушкач, хезмәткәрләр саны 27 гә җитә. 
– Иртән балаларны уятам да эшкә китәм. Сәгать җидедән эшлибез. Кичке сәгать сигезенче яртыда өйгә кайтам. Балаларымны, гаиләмне бик сагына идем. Әмма ирем шелтәләп бер сүз дә әйтмәде. Киресенчә, аңлады, – дип дәвам итә Ләйсән.
Хәзер ул лаеклы ялда. Әмма тик утырмый, эшли. «Гражданка»да эш күпкә җиңелрәк дип саный. Эше аз булганлыктан түгел. Аңа, беренче чиратта, полициядә эшләү дәверендә үзендә тәрбияләнгән сыйфатлары ярдәм итә: сабырлык, түземлелек, хисләреңне тыя  алу, рухи яктан нык булу, җаваплылык, кеше алдында дәрәҗәңне төшермәү.  
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: