Туган як

Үзебезнеке дә бик яхшы

Март башында шәһәребез музеенда берничә көллияттән килгән укучылар катнашында музей хезмәткәре Дания ханым Вәлиева оештырган «Әбием сандыгыннан», - дип аталган, искиткеч тәрбияви, кызыклы кичә булды. Дания ханым бик үтемле итеп, халкыбызның оста куллы хатын-кызларының сөлгеләрне, тастымалларны ничек төгәл, матур итеп чигүләре турында сөйләде. Алга таба сандыктан әбиләребез, өлкән апаларыбыз киеп...

Март башында шәһәребез музеенда берничә көллияттән килгән укучылар катнашында музей хезмәткәре Дания ханым
Вәлиева оештырган «Әбием сандыгыннан», - дип аталган, искиткеч тәрбияви, кызыклы кичә булды.
Дания ханым бик үтемле итеп, халкыбызның оста куллы хатын-кызларының сөлгеләрне, тастымалларны ничек төгәл, матур итеп чигүләре турында сөйләде. Алга таба сандыктан әбиләребез, өлкән апаларыбыз киеп йөргән күлмәкләр, алъяпкычлар, шулай ук бабайларыбыз кигән, инде бүген тарихта калган башка кием-салымнар чыкты. Бу киемнәрнең матурлыгы, зәвыклыгы һәм аларның кайчан, ничек киелүләре турында сүз алып барылды.
Татар халкына гына гына хас булган итекләрне, читекләрне, туфлиләрне һәм башка аяк киемнәрен дә укучылар бик кызыксынып карап утырдылар. Кичәнең төп максаты шунда иде: милләтебезнең хә-зерге вакытта модадан чыккан иң-иң зәвыклы өсбаш, аяк киемнәрен ки-редән халкыбызга кайтару.
Шәһәребез аксакаллары Зирәк Шиһапов, Хәмәтхәсән Хәлиуллин, Мансур Ганиев укучылар алдында чыгыш ясап, татар илләтеннән булган яшьләребезнең, урта һәм олы яшьтәге шәһәрдәшләребезнең әби-бабайларыбыз киеп йөргән түбәтәйләрне, яулыкларны, күлмәкләрне, алъяпкычларны онытулары турында уфтанып сөйләделәр.
Шәхсән мин үзем - үзәктән ерак татар авылында үскән кеше. Шаулап-гөрләп коммунизм төзеп йөргән еллар булса да, әбием һәм әнием биш намазын бер вакытта да калдырмадылар, башларында матур итеп ябылган яулык, аякта оекбаш һәм тездән аз гына түбән күлмәк булды.
Бүгенге көндә безне бик тә гаҗәпләндергәне шул: кайбер туташлар соңгы елларда гарәп илләреннән күреп кайтып яки анда булып кайткан ханымнардан үрнәк алып, кеше танымаслык кыяфәткә керәләр. Яулыкларны шулай итеп урыйлар ки, күзләре генә чекерәеп кала мескеннәрнең, ә кайберләре итектән, чалбардан булсалар да, күлмәк итәкләре җир себерә, пычрак җыя. Нигә без, гасырлар узгач, гарәп халыкларының гореф-гадәтләренә күчәргә тиеш соң? Нигә әби-бабайлардан калган, милләтебезгә генә хас булган гореф-гадәтләребезне кире кайтарып, үзебезне чын мөселман итеп хис итмәскә?
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: шәһәр музеенда үткәрелгән әлеге чара, яшь буын өчен бик тә файдалы кичә булгандыр, дип уйлыйм.
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН,
аксакаллар шурасы рәисе урынбасары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: