Туган як

Үзе яндырган

Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 9 йорттагы квартирда янгын чыккан. Аның турында хәбәр 62нче янгын сүндерү частенә кичке сәгать алтылар тирәсендә килеп ирешкән. 28 квадрат метрлы 1 бүлмәле квартирда яшәүче 52 яшьлек ир ут чыккач, балконнан сикереп төшкән. Ашыгыч ярдәм табиблары әйтүенчә, ул исерек булган. Нәтиҗәдә, квартира барлык җиһазлары белән янып...

Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 9 йорттагы квартирда янгын чыккан. Аның турында хәбәр 62нче янгын сүндерү частенә кичке сәгать алтылар тирәсендә килеп ирешкән.
28 квадрат метрлы 1 бүлмәле квартирда яшәүче 52 яшьлек ир ут чыккач, балконнан сикереп төшкән. Ашыгыч ярдәм табиблары әйтүенчә, ул исерек булган. Нәтиҗәдә, квартира барлык җиһазлары белән янып беткән диярлек. Пешкән хуҗасы дәваханәгә озатылган. Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәпләренең фаразлары ачыклана. Шуларның берсе - сүндерелмәгән тәмәке төпчеге. Янгын нәтиҗә-сендә өстәге квартирлар ысланган. Астагы катларны исә су баскан. Матди зыянның күләме билгеләнә.
Янгын сүндерү сагының матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: